Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы Миңлебай авылы мәктәбендә ачык ишекләр көне үтте

Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар чакырылды.

18 нче мартында Миңлебай гомуми урта  белем мәктәбендә “Ачык ишекләр көне” үтте. 

Кунаклар 1-11 нче сыйныф укучыларының дәресләрен карадылар. Аларга “Бергәләп яшик” дигән концерт программасы күрсәтелде. Укучылар биеделәр, җырладылар, нәфис сүз башкардылар.

Укучыларның кул эшләренннән әзерләнгән күргәзмә бик үзенчәлекле иде.

"Сыйныф җитәкчеләре җыелышлар үткәрделәр, әти-әниләр балаларның укулары, тәртипләре белән кызыксындылар. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар", - дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

 

 

 

 

Фото: Миңлебай мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса