Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы герое Бари Йосыповның 120 еллыгына багышланган чаралар уза

Бари Йосыпов - легендар «катюша» ракета артиллериясенең беренче командирларының берсе.

«Татнефть» генераль директоры инициативасы белән 2023 елда Әлмәттә Бөек Ватан сугышы герое, якташыбыз, Әлмәт авылында туган Бари Абдуллович Йосыповның тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә.

Бари Йосыпов (1903-1981) гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, Әлмәт авылының комсомол оешмасы башлангычында тора һәм легендар "катюша" ракета артиллериясенең беренче командирларының берсе.

Бари Йосыпов тарихка яңа коралны — реактив минометларны үзләштергән  командирларның берсе буларак керә. 1942 елның гыйнварында Иске Русса янында Йосыповның биш "катюша" дивизионыннан торган оператив төркеме немец танклары белән бәрелешә. Алар белән сугышта ул җитди яралана, ләкин граната белән танкны юкка чыгара.

Юбилей чарасы кысаларында 1 марттан 6 мартка кадәр Әлмәт муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф җитәкчеләре мәктәп укучылары өчен биш минутлык мәгълүмати чаралар үткәрделәр, анда  Йосыпов Бари Абдулла улы турында сөйләделәр.

54 мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр, анда укучыларны легендар якташыбыз Бари Абдуллович Йосыповның тормышы һәм батырлыгы белән таныштырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса