Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт политехника техникумы студентлары укучылар белән очраша

Бүген укучылар урта һөнәри белем белән актив кызыксына, ә «Профессионалитет» программасы барлыкка килү белән әлеге юнәлешкә игътибар арта гына бара.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, «Профессионалитет амбассадорлары» программасын эшләтеп җибәрү вакытлы адым. Анда катнашучылар, Россиянең 18 төбәгеннән 100дән артык студент укучыларга яңа программалар буенча укуның өстенлекләре турында сөйләячәкләр, белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

"Профессионалитет илчеләре" – Әлмәт политехник техникумы студентлары командасы, аларның бурычы-укучыларга яңа белем бирү программаларының кыйммәтләрен һәм абруен җиткерү. Гыйнвар ахырында студентлар 25нче урта белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.

Мәктәпнең актлар залында чыгыш ясап, амбассадорлар балаларның сорауларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм кызыклы җаваплар бирделәр. Бу мавыктыргыч һәм файдалы иде. Очрашуның чираттагы адымы-укучыларны профориентация буенча комплекслы тестлау. Студентларның чыгышы аларга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәр дип өметләнәләр.

 «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты барлык һөнәри белем бирү оешмаларында адаптив, гамәли-юнәлешле һәм сыгылмалы белем бирү программаларын гамәлгә кертү, урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштергән студентлар өчен аттестациянең яңа формасын кертү, инфраструктураны яңарту, производствога өйрәтү укытучыларның (осталарының) квалификациясен күтәрү һәм бу өлкәдә идарәчеләрнең һөнәри әзерлеген күтәрү хисабына һөнәри белемне модернизацияләүне күздә тотучы урта һөнәри белем.
 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса