Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быел Әлмәттә креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрдә креатив индустрияләр мәктәбе булдыруны турыдан-туры эфирда игълан итте.

Узган ел Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе креатив индустрияләр президент фонды федераль конкурс-проектында җиңүче булды.

Мәктәп инженерлык лицее бинасында урнашачак. "Бу бик кызыклы объект булачак. Минемчә, халык, бигрәк тә „Көнбатыш капкалар“ микрорайонында яңа мәктәпне лаеклы бәяләр", — дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы.

Хәзерге вакытта республикада Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында шундый бер генә мәктәп бар. Ул «Россиядә уйлап табылган» стратегик инициатива кысаларында оештырылган.

Анда 12 яшьтән 17 яшькә кадәр яшүсмерләр укый алачак. Мәктәп күбесенчә анимация, тулыландырылган чынбарлык, шулай ук фото һәм видеопроизводство белән бәйле медиа юнәлешләрендә махсуслаша.

Әлмәттә курс тыңлаучылары өчен аудио һәм визуаль сәнгатьләргә өйрәтү өстәләчәк, аның кысаларында экспериментлар куелачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса