Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 3 нче мәктәп укучысы «Фәндә беренче адымнар» бөтенроссия конкурсында җиңүче булды!

Конкурсны үткәрүнең төп максаты-кече һәм урта яшьтәге укучыларның танып белү, иҗади, эксперименталь-тикшеренү, интеллектуаль эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыру өчен шартлар тудыру.

Ел саен РФ мәгариф министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасы патронажы астында Мәскәү шәһәренең «Artplay» креатив индустрияләр үзәге һәм «RMA» бизнес-мәктәбе базасында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче балалар өчен «Фәндә беренче адымнар» бөтенроссия балалар конференциясе уза.

Конкурсны үткәрүнең төп максаты-кече һәм урта яшьтәге укучыларның танып белү, иҗади, эксперименталь-тикшеренү, интеллектуаль эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыру өчен шартлар тудыру; докладлар һәм басмалар рәвешендә укучыларның хезмәт нәтиҗәләрен киң даирәгә  җиткерү.

ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат  Нугайбәковның финанс ярдәме белән 3 нче мәктәпнең 9 а сыйныф укучысы Торчик Роман  (җитәкчеләр: Мануйлов М.А. һәм Гафиятуллина Л. Г.), жюри каршында Әлмәт шәһәренең лингвистик  ландшафтына багышланган үз тикшеренүләрен тәкъдим итеп, йомгаклау этабына чакырылды. Анда беренче урынны яулады.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса