Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кадрлар әзерләүнең яңа моделе гамәлдә

Әлмәт политехник техникумы «Профессионалитет» проектын тормышка ашыру кысаларында 2023 елда федераль бюджеттан грантлар алуга конкурс нигезендә сайлап алуны уңышлы үтте.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Профессионалитет» федераль проекты 2030 елга кадәр илнең социаль-икътисади үсеше стратегик инициативалары исәбенә кертелде һәм икътисадның реаль секторының актуаль ихтыяҗлары нигезендә урта-һөнәри белем бирү системасында квалификацияле кадрлар әзерләүнең принципиаль яңа, тармак моделен булдыруны максат итеп куя.

2023 елда «Профессионалитет» программалары буенча белгечләр әзерләү мәгариф оешмалары һәм проектның индустриаль партнерлары - илебезнең әйдәүче сәнәгать пред-приятиеләре кергән белем бирү-производство үзәкләре (кластерлар) базасында гамәлгә ашырылачак.

2022 елда «Профессионалитет» программасы 150 мең студентны бер-ләштерде. 1 сентябрьдә Россиянең 42 төбәгендә тәүге 70 кластер тимер юл, фармацевтика, химия тармаклары, атом һәм җиңел сәнәгать, металлургия, авыл хуҗалыгы һәм машина төзелеше өчен белгечләр әзерләүгә кереште.

«Профессионалитет»та катнашучылар һәм тармаклар исемлеге ел саен киңәя барачак, 2023 елда проектка тагын берничә яңа тармак кушылачак.

Әлмәт политехник техникумы проектны тормышка ашыру кысаларында 2023 елда федераль бюджеттан грантлар алуга конкурс нигезендә сайлап алуны уңышлы үтте һәм «Профессионалитет» - Ягулык-энергетика комплексы белем бирү-производство үзәгенең (кластерының) база мәга-риф учреждениесе булып тора.

Кластер составына Татарстан Республикасының әйдәп баручы нефть компаниясе - «Татнефть» ААҖ, шулай ук «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ, «Шешмаойл» ИК ҖЧҖ һәм белем бирү учреждениеләре: Әлмәт дәүләт нефть институты, Лениногорск нефть техникумы, Бөгелмә машина төзелеше техникумы, Лениногорск политехник көллияте керде. Әлмәт политехник техникумы да «Профессионалитет» федераль проектының төп юнәлешләрен тормышка ашыруга актив кушылды.      

Узып баручы ел кызык-лы һәм әһәмиятле чараларга бай булды. Болар: безнең студентлар - амбассадорларның шәһәр мәктәпләре мәй-данчыкларында укучылар белән очрашулары һәм аларны «Профессионалитет» федераль проектының яңа белем бирү програм-маларының өстенлекләре белән таныштырулары, бердәм Ачык ишекләр көне, булачак чыгарылыш укучысы өчен ориентир буларак очрашулар, ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар һәм, һичшиксез, «Хайтек» югары технологияле һөнәрләр халыкара чемпионаты (көмеш медальләр), «Текстны эшкәртү» компетенциясе буенча «Абилимпикс» Милли чемпионаты (алтын медаль), математика һәм информатика буенча «Digital quiz» республика конкурсы (бронза медальләр) һәм башкалар кебек төрледән-төрле конкурсларда җиңүләребез.

Шулай ук Әлмәт политехник техникумы базасында «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Машина төзелеше» тармагы буенча Россиянең производствога өйрәтү мастерлары һәм укытучылары өчен стажировка уздыру да безнең эштә әһәмиятле буын булып тора. Шунысы куанычлы, 2022 елның 6 декабреннән стажировканың көндезге этабы старт алды, анда Саратов, Самара, Чиләбе, Свердловск өлкәләрен-нән 43 белгеч килде, алар «Сәнәгый механика һәм монтаж», «Сәнәгать автоматикасы» компетенцияләре буенча «Яшь профессионаллар» проектын тормышка ашыру йомгак-лары буенча төзелгән иң яхшы остаханәләрдә кон-курсларның төбәк чемпионатлары призерларын әзерләгән эксперт-укытучыларда уку узалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Әлмәт политехник техникумының Иҗади яшьләр берлеге (фәнни җитәкчесе Л.В. Борзилова) «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында тарих дәресләрендә «PRO-Будущее из прошлого» проектын эшләде һәм тормышка ашырды.

Файдалы эшләрнең киң спектры булачак чыгарылыш укучыларыбызны эшкә урнаштыру өчен ышанычлы гарант булып хезмәт итәр, ә яңа, 2023 ел яңадан-яңа җиңүләр алып килер дип ышанасы килә...

Наҗия Хәйдәрова
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса