Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 2023 елда креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак

2023 елда Түбән Камада һәм Әлмәттә креатив индустрияләр үзәкләре ачылачак.

 Шулай итеп, Татарстанда шундый өч мәктәп эшләячәк. Мәгариф учреждениеләре ачылу турында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республикада шундый бер генә мәктәп бар – Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында. Ул «Россиядә уйлап табылган» стратегик инициатива кысаларында оештырылган. Училище булдыруга президентның мәдәни инициативалар фондының 58 млн сум күләмендә грант оттылар.

Анда 12 яшьтән 17 яшькә кадәр яшүсмерләр шөгыльләнә алачак. Мәктәп күбесенчә медиа юнәлешләрендә махсуслаша, алар анимация, киңәйтелгән чынбарлык, шулай ук фото һәм видеолар  белән бәйле.

Әлмәт һәм Түбән Камада курсны тыңлаучылар өчен аудио һәм визуаль сәнгатьләргә өйрәтү өстәләчәк, аның кысаларында экспериментлар куелачак.

"Бу иҗади юнәлешләр IT белән тоташкан урын", — дип аңлатты мәдәният министры.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса