Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча семинар булды

Чара «Кояшкай» 64 нче номерлы балалар бакчасында узды.

Семинар кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дидактик уеннар һәм балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган.


Семинар «Солнышко» агитбригадасы чыгышыннан башланды, анда балалар үзләренең чыгышлары, җырларында  яктылык кайтара торган элементларны киемнәрендә куллану зарурлыгы турында икә төшерделәр.


Тәрбиячеләр Рыбакова Владиматерина Владимировна, Хәйруллина Миләүшә Госман кызы урта төркем балалары белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Әкиятләр иленә сәяхәт» дигән уен- дәресне күрсәттеләр. 


Тәрбияче Фәттахова Алсу Илгиз кызы "Әни, әти, мин – куркынычсыз гаилә" дигән спорт чарасы үткәрде. Төрле бәйгеләр ярдәмендә ата-аналар һәм балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, алган теоретик белемнәрне көндәлек тормышта куллана белү турында белемнәрен ныгыттылар, ата-аналарның, балаларның шәһәр урамнарында куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен яңарттылар. 


Тәрбиячеләр Исмәгыйлова Гөлназ Рәис кызы, Гатауллина Ләйсән Рифан кызы "Ә сез беләсезме?" олы яшьтәгеләрләр белән әңгәмә кордылар. Юлда алар белән булган видеофрагментларны анализлап хаталарны күрсәттеләр. Ахырда мәктәпкәчә яшьтәге балалар әби - бабайларга фликерлар бүләк иттеләр, педагоглар тематик белешмә-буклетлар тараттылар.


Чарада катнашучыларның барысы да "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсеннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.


"Мондый очрашулар балаларга һәм ата-аналарга хәрәкәт иминлеге буенча белемнәрен системалаштырырга, киңәйтергә һәм тирәнәйтергә ярдәм итә, аларда юллар һәм урамнарның гомуми законына хөрмәт тәрбияли, юл хәрәкәтендә дисциплиналы катнашучыларны тәрбияли", - дип хәбәр итә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе.

 

Фото: "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса