Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Инженерлык идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV бөтенроссия конкурсы узачак

Конкурс Пионерлар йорты - «Кванториум» һәм нефть институты мәйданчыкларында 14-16 декабрьдә узачак.

 Бөтенроссия прототиплаштыру конкурсы беренче тапкыр 2018  елда Әлмәт шәһәренең Пионерлар йорты «Кванториум» балалар технопаркы диварларында үткәрелде. Әлеге конкурс ел саен үткәрелә һәм балаларны колачлау елдан-ел арта бара. Бәйгене үткәрүнең 4 елында сайлап алу мәйданчыклары саны артты, бу исә конкурс географиясен елдан-ел арттырырга мөмкинлек бирә.

Конкурс укучылар һәм студентларның аддитив технологияләр кулланып креатив фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән (3д басма, 3д модельләштерү). Конкурс кысаларында катнашучыларга проблеманы чишү, уйланган объектның эскизын һәм 3D модельләштерү программасында өч үлчәмле модель булдыру, эшләнгән өлешләрне 3D принтерда бастыру һәм алынган продуктны җыю турында уйларга кирәк булачак.

"Инженер идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV Бөтенроссия конкурсының төбәк этаплары РФның җиде субъектында: Әлмәт, Тольятти, Тамбов, Ижевск, Первоуральск, Севастополь, Петрозаводск 2021 елның октябреннән 2022 елның гыйнварына кадәр узды. Сайлап алу этабына бөтен Россиядән 2000 нән артык кеше катнашты, финалга Петрозаводск, Түбән Тагил, Уфа, Ижау, Санкт – Петербург, Севастополь, Первоуральск, Мәскәү, Ярославль, Владимир, Көньяк Сахалинск, Тольятти, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән 190 кеше үтте.


Бәйгенең финалы өч яшь категориясе буенча узачак:
- 5-8 сыйныф укучылары;
- 9-11 сыйныф укучылары;
- Урта һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса