Әлмәт «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылды
Яшьләр үзәге бинасында акция уздыру мәйданчыгы бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге һәм районның балалар һәм яшьләр идарәсе белән берлектә оештырылды.
50дән артык катнашучы: ӘМР башкарма комитетының һәм советының муниципаль хезмәткәрләре, «Ак калфак» җирле бүлекчәсе, «Татарстан яңа гасыр» активистлары, прозаик Илүсә Нәбиуллина, югары һәм махсус урта белем бирү уку йортлары студентлары һәм барлык теләге булган әлмәтлеләр диктант яздылар.
Акциядә катнашучыларны сәламләп, бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова әлеге чараның яшьләр һәм халык арасында популярлашуын билгеләп үтте.
"Грамматика, орфографияне белүләрен тикшерү өчен туган татар телендә аралашу өчен җыелу безнең әлмәтлеләр өчен күркәм традициягә әверелде", - диде ул.
Мәскәү вакыты белән нәкъ 11.00 сәгатьтә ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета телеканалларында һәм Diktant.tatar. акциясенең рәсми сайтында диктант трансляциясе башланды
Татарстанда акциядә катнашучылар язучы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән өзек яздылар. Аны Россия театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева укыды.
Диктант ахырында оештыручылар катнашучыларга туган тел белән кызыксынулары, камилләшергә омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм һәр вкатнашучыга "Татнефть" хәйрия фонды тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр һәм китаплар тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, "Татарча диктант" белемен тикшерү буенча бөтендөнья акциясе 2022 елның 25-27 ноябрендә җиденче мәртәбә уздырылды.
Фәрдия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа