Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 13 рус телле тәрбияче балаларны татар теленә өйрәтүдә көч сынашты

Җиңүчеләр 2 декабрьдә Арчада узачак финалда Әлмәт данын яклаячак.

Әлмәттә «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» конкурсының муниципаль этабы узды.

Мария Кашина-белеме буенча тарихчы һәм һөнәре буенча педагог. Ул 56-нчы балалар бакчасы тәрбиячесе. 13 ел стажының  10 елын ул мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшли.

Мария рус телендә сөйләшә, милләте буенча чуаш кызы, балаларны татар теленә өйрәтә. Менә шундый күпмилләтле ул - Татарстан. 

«Педагог һәм бала һәрвакыт бергә эшлиләр. Алар миңа нәрсәдер өйрәтәләр, мин аларны нәрсәдер өйрәтәм. Бездә бары тик шулай гына», - дип ассызыклый Мария Кашина, 56 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Мариянең 12 хезмәттәше, аның кебек үк, «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим»республика конкурсында катнаша. Аны беренче тапкыр 2016-нчы елда үткәрделәр. 6 ел дәвамында бәйгене Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Арча педагогика көллияте тормышка ашыра.

«Безнең педагоглар ел саен, республика конкурсы уздырылганда, җиңүчеләр арасында булдылар. Алар 46 балалар бакчасыннан, 22 балалар бакчасыннан, 54 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр иде», - дип хәбәр итте ӘМР мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сирина Җиһаншина.

Конкурс ике этаптан тора: муниципаль һәм республика этабы. Җиңүчеләр финалга узачак, ул 2 декабрьдә Арчада узачак.

 

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса