Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт педагогы республика конкурсында җиңде

Чара «Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында узган.

 «Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең «Һөнәри белем бирүгә циффрлы ярдәм» дип аталган авторлык эшләнмәләренең республика конкурсы үткәрелде. Анда Әлмәт политехника техникумыннан тарих, җәмгыять белеме һәм фәлсәфә укытучысы Борзилова Людмила Викторовна катнашты. Ул «педагогның шәхси сайты» номинациясендә җиңүче булды!


"Бу педагогның бердәнбер җиңүе түгел. Ел саен ул халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында 1 урынны били. Ул - техникумда студентларның иң яраткан укытучыларының берсе", - дип хәбәр итә Камалова Э. И.

 

Фото: Әлмәт политехника техникумы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса