Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Сөмбелә» - муллык бәйрәме

...

Татар халкы милли үзенчәлекле бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә бик бай. Җеп очлары гасырларга барып тоташуга карамастан, күптән онытылган милли бәйрәмнәребез әкренләп яңартыла
бара.

Шундыйларның берсе - «Сөмбелә» бәйрәме.

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасындагы дәвамчылыкта милли бәйрәмнәр һәрвакыт беренче урында булды. Быел да 9 ноябрь көнне Әлмәтнең 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм 44 нче «Чык бөртеге» балалар бакчасындагы нәни дусларыбыз белән берлектә «Сөмбелә» бәйрәме уздырылды. Берсеннән-берсе матур костюмнар кигән әкият геройлары: Сөмбелә, Убырлы карчык, Юлбасарлар катнашында үткән театральләшкән чара нәни дусларыбызга да бик кызыклы булды. Чара көзге муллыкка багышланган шигырьләр, кызыклы табышмаклар, бәйрәмгә кунакка килгән әкият герое Убырлы үткәргән күңелле уеннар белән чиратлашып барды. Туган телебездә матур, саф, сәнгатьле сөйләүче нинди генә сәләтле балалар юк икән араларында.

44 нче «Чык бөртеге» балалар бакчасы коллективыннан Лилия Нәфис кызы Козлова бәйрәмне эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырган 12 нче урта мәктәпнең туган тел укытучыларына рәхмәтен белдерде һәм үзләренә кунакка чакырды. Димәк, балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы дәвамчанлык алга таба да дәвам ителәчәк.

Р. Сабирҗанова, В. Мостафина, И. Садыйкова,12 нче урта мәктәпнең туган тел укытучылары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса