Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Профессионалитет»: студент күзлегеннән

«Профессионалитет» - мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш алуга һәм урта-һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыту сыйфатын яхшыртуга йөз тоткан яшь проект.

Әлеге проектка мин бирә алган билгеләмә әнә шундый.

Әлмәт политехник техникумы студенты буларак, мин «Профессионалитет»ның амбассадоры булып торам.

Минем кебек үк егетләр аң-лавынча, «амбассадор» - ул нәрсә турында да күбрәк белгертү өчен кызыклы, кирәкле мәгълүматка ия булган кеше. Бу очракта безнең чыгышлар аша мәктәп укучылары үзебезнең уку йорты - Әлмәт политехник техникумында уку мөмкинлекләре һәм перспективалары турында файдалы мәгълүмат ала алалар.

Минем эшем шәһәребез мәктәпләренә йөреп, урта-һөнәри белем бирү кысаларында уку өстенлекләре турында сөйләүдән гыйбарәт. Үземнең әлегә бик зур булмаган тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: мәктәп укучыларының күпчелек өлеше 9 нчы сыйныфка кадәр төп яки урта белем алганнан соң укуларын кайда дәвам итәчәкләре турында уйлап та карамый. Мин исә «Профессионалитет»ны әлеге проблеманы хәл итүнең иң кулай юлы   дип саныйм. Чыннан да, кем булырга теләүләрен төгәл әйтә алмаган, кайда эшләячәкләрен, үз мөмкинлекләрен ничек тормышка ашырачакларын күз алдына да китермәгән егетләр-кызлар арабызда аз түгел. Менә ни өчен мин андыйларга үзебезнең данлыклы техникумга укырга керергә тәкъдим итәм дә. Чөнки биредә теоретик белем бирүгә басым ясап кына калмыйча, практик белемнәр һәм күнекмәләр дә бирәләр.

Тормышта миңа менә нинди гыйбарә ярдәм итә дияр идем: кул белән эшли белмәсәң - белемле булу файдасыз. Ә белемең булмаса, кул белән эшләү сукырларча булып чыга.

Еш кына мин әлеге гый-барәне болай аңлатам: әгәр кеше нәрсә эшләгәнен аңлый икән, ватылганда-мазар ул проблеманы тиз арада таба һәм аны хәл итә, шул рәвешле проблема юкка чыга һәм хезмәткәр премия алырга да мөмкин. Әгәр инде ул җиһаз белән ничек эшләргә кирәк икәнен генә белә икән, ватылган очракта аңа тик торырга туры киләчәк, димәк, бу аның хезмәт җитештерүчәнлегендә тис-кәре чагылачак.

Шунысын төгәл әйтә алам, чара башында өлкән сыйныф укучылары мин бәян итәргә теләгән мәгълүмат белән әллә ни кызыксынмыйлар, презентация материалы алар өчен әллә ни кызыклы түгел. Менә шуның өчен дә алар белән интерактивлар үткәрергә кирәк. Мин еш кына акча, үз-үзеңне үстерү, мөстәкыйльлек темаларына аларны кызыксындыру җае табам. Нәкъ менә шушы йогынты нокталары табылганнан соң гына индивидуаль эш башлана.

 

 «Профессионалитет» - студент булу теләген үстерү өчен мөһим юнәлеш ул. Амбассадор була алуыма һәм                   бу юнәлештә балалар белән эшли алуыма мин бик шат.
 

Өстәп әйтәсе килгән фикерем тагын шул, без, Әлмәт политехник техникумы студентлары, мәктәп укучыларына күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр турында сөйли алабыз. Алдагы чыгышларда амбассадорлар аларны техникумыбызның тагын бер уникаль казанышы белән гаҗәпләндерергә һәм студентлар отрядларында катнашучыларны андый отрядлар составында хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен кирәкле булган эшче һөнәрләренә һәм хезмәткәрләр вазифаларына төп һөнәри укыту программалары буенча бушлай нигездә укыту өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә бирелгән грант турында сөйләргә планлаштырабыз.

Айгиз Хәбибуллин,
Әлмәт политехник техникумының
3 нче курс студенты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса