Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Татнефть»нең IT-блогы: узганнан бүгенгегә

2022 елның ноябрендә «Татнефть»нең IT-блогы үзенең 70 еллыгын билгеләп үтә - Компания тулаем илебез нефть сәнәгатенең хисаплау техникасы үсешендә тәүге юл яручы булып тора.

Уникаль музей

Компания эшчәнлегенең әлеге юнәлешен үстерү тарихына тирәнрәк күз салу өчен, һичсүзсез, хисаплау техникасы музеена барырга кирәк. Ул Әлмәтнең Индустриальная урамында «Тат-АСУ» бинасында урнашкан. Беренче экспонатлар «Татнефть»нең хөрмәтле ветераны, подразделениенең беренче җитәкчесе Булат Әхәт улы Заһировның шәхси катнашында берәмтекләп җыелган.

Баштагы мәлдә музейның үз бүлмәсе булмаган, барлык экспонатларны кабинетлар-ның берсендә каядыр почмакта саклаганнар. Шуннан соң подразделение җитәкчелеге иркен генә бер бүлмә бирергә карар кыла, ә музей фондын тулыландыруда ярдәм сорап ветераннарга мөрәҗәгать итәләр. Акрынлап экспонатлар артканнан-арта бара. Бик үк яхшы хәлдә булмаган әйберләрнең бер өлешен торгызырга да туры килә әле. Нәтиҗәдә, компьютерларның, элемтә чараларының шактый өлеше һәм башка әйберләр хәзер дә эшкә яраклы хәлдә.

 

Узганга күз салып

«ТатАСУ» һәм, гомумән, соңрак «Татнефть»нең IT-блогына әверелгән барлык подразделениеләр «Татнефть»нең Бөгелмә автотранспорт колоннасы машина-хисаплау станциясеннән башлангыч ала. 1952 елга күпсанлы юл һәм керем документларын, ордерларны, хезмәт хакын исәпләү язуларын кулдан эшкәртү чиктән тыш авыр була башлый. Кискен рәвештә кулдан исәпләүләрне һәм учет гамәлләрен механикалаштыру ихтыяҗы килеп туа. IT ул вакытта берничә ярым-автоматтан һәм саннарны кушучы дүрт СДУ-110 машинасыннан башлана.

Әлеге машиналарның берсе әле дә исән, аны эшкә яраклы хәлгә кайтарганнар. Аның ярдәмендә, әйтик, зур-зур саннарны тиз тапкырларга һәм кушарга була. Сүз уңаенда әйткәндә, музейда фоторәсемнәр дә бар. Аларның берсендә нәкъ менә шул СДУ-110 сурәтләнгән, ә аның астында киштәдә гадәти бухгалтерлык исәп-хисаплары күренә: баштагы вакытларда, аеруча катлаулы исәп-хисап үткәргәндә, машинисткалар калькуляторның «борынгы бабасын» кабат-кабат тикшерә торган булганнар.

Бу ышанып җитмәүне аңлатуы бер дә кыен түгел. Илленче еллар башы. Бөек Ватан сугышы тәмамлан-ганга әле күп тә үтмәгән, Татарстанның күп кенә районнарында зур нефть чорына кадәр газ түгел, хәтта үзәкләштерелгән электрлаштыру гына да булмый, ә йортларның түбәләрен элеккечә үк салам белән ябалар. Машина-хисаплау станцияләре һәм тулаем хисаплау куәтләре транспорт өлкәсендә генә кирәк булу белән чикләнмичә, шактый тиз арада Компания эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә үтеп керә.

 

Тартмадагы флешка

Музейның үзенә килгәндә, күп йөзләгән экспонатлар арасыннан «Татнефть»нең берьюлы ике генералы - Әкълим Мөхәммәтҗанов һәм Ринат Галиев кулланган «командир» телефонын аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Аппарат җитәкченең шәхси ихтыяҗлары өчен яраклаштырып камилләштерелгән була. Дөнья йөзендә бүтән андый әйбернең булганы юк.

Мәгълүмати технология-ләрнең никадәр алга кит-кәнен исәпкә алганда, музейдагы тагын бер әйбер шактый кызыклы тоела. Сиксәненче еллар азагында «Татнефть» инженерлары хәзерге флеш-картаның ерак-еракларда калган «туганын» үзләре белән йөртәләр. Ул эләктергечләре һәм тоткычы булган кечкенә корыч тартмадан гыйбарәт була. Эчтә магнит кассетасына якынча 150 килобайт мәгълүмат яздыра ала торган җайланма урнаштырылган. Хәзерге белән чагыштырып караганда бу 30-40 бит текстның word-файлына тиң. Җайланманы ЭВМга тоташтыру өчен комплектка аккумулятор өчен автомобиль «тәмәке кабызгычы» калынлыгындагы үткәргечләр дә керә әле.

 

IT эволюциясе

Экспонатлар рәтләре буйлап хәрәкәт иткәндә «Татнефть» IT-блогы эволюциясен күрергә мөмкин. Башта ГДРда эшләнгән беренче Robotron персональ компьютерлары барлыкка килгән, аннары камилләшкәнрәк техника, мәсәлән, ике мегабайт оператив хәтерле һәм 40 мегабайтка исәпләнгән каты дисклы «Макинтош» ноутбукла-ры кайткан. Ул чорлардан алып «Татнефть» бөтен под-разделениеләрен тулысынча бердәм челтәр белән бәйләгәнче бик аз гына вакыт калган була инде.

- Без шушы музей кысаларында үз тарихыбызны саклап кала алуыбызга бик шатбыз һәм экспонатлар белән ярдәм итүчеләргә, шулай ук Компаниянең IT-өлкәсе чишмә башында торучыларга рәхмәтебез чиксез, - дип сөйләде безнең «экскурсовод», «ТатАСУ» ҖЧҖ башкарма директоры Илшат Кәрамов. - Озын һәм данлы юл берничә кыз һәм аларның җитәкчесе Павел Михайлович Истоминнан торган коллективтан башланган. Аннары башка җитәкчеләр, гади хезмәткәрләр бу эшкә зур өлешләрен керткәннәр. Алардан башка без хәзер булган бар нәрсәләргә ирешә дә алмаган булыр идек.

Бүген Компаниянең IT-блогы 45600 эш урынына хезмәт күрсәтә, 500 дән артык проектны гамәлгә ашыра, 80 патентка һәм таныклыкка, 500 ТФлопс күләмендә еллык хисаплау егәрлегенә ия һәм бер петабайт (1024 терабайт) мәгълүмат эшкәртә.

Рәмис Әминов

«Нефтяные вести»
№45, 10.11.2022 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса