Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт политехник техникумының 2 студенты бөтенроссия конкурсында җиңде

Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600 яшүсмер катнашкан.

Түбән Новгородта урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен "Большая перемена" бөтенроссия конкурсының финалының  бүләкләү тантанасы узды.

Финал 13-17 ноябрьдә узды. Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600 яшүсмер катнашкан. Алар командаларда кейс биремнәрен эшләделәр һәм аларны экспертлар алдында якладылар, танылган кунаклар белән очрашуларда, команда тудыручы уеннарда, иҗади мастер-классларда һәм шәһәр буенча экскурсияләрдә катнаштылар.

Әлмәт политехник техникумының 2 студенты Айгиз Хәбибуллин һәм Лев Ткач 200 000 сум акча отты.

Акча белемгә, үз-үзеңне үстерүгә яки үз стартыңны башлап җибәрүгә сарыф ителергә мөмкин.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса