Әлмәткә җыелган педагог-психологлар «Низаг әлифбасы»н өйрәнделәр
Укуга Әлмәт студентлары да кушылды.
Укуларның спикеры-Казан федераль университетының социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты доценты Олег Маврин.
Ул шәхесләр һәм хезмәт мөнәсәбәтләре үсешенә йогынты ясый торган киеренке конфликтлы ситуацияләр барлыкка килүне профилактикалау темасына тренинг үткәрде. Тренинг ярдәмендә белгечләр конфликтлар килеп чыкмасын өчен кирәк булган төп техниканы өйрәнә алдылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Психологик практикалар фестивале, көз-2022» Татарстан республикасы яшьләр министрлыгының грант ярдәме алу хокукына конкурста җиңүче булды.
Грант ярдәме белән психологлар яңа күнекмәләрне үзләштерә, үз практикасына яңа ысуллар кертеп конфликтология юнәлешләрен өйрәнә алачаклар, бу киләчәктә психологик хезмәтләр дәрәҗәсен күтәрәчәк. 2022 елның декабренә кадәр «Психологик практикалар фестивале, көз-2022» проекты кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән якынча 12 спикерны җәлеп итү планлаштырыла.
Уку фестиваль белән тәмамланачак, анда безнең район психологлары заманча практикаларны гамәлгә кертү нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа