Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 5 нче гимназиясе социаль һәм гуманитар юнәлешләр буенча иң яхшылар исемлегенә кертелде

Рейтинг агентлыгы илнең әйдәп баручы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары санын бәяләгән.

RAEX рейтинг агентлыгы Әлмәт мәктәбен  социаль һәм гуманитар юнәлешләр буенча иң яхшылар исемлегенә кертте. 

5 нче гимназия Татарстанның рейтингка кергән өч мәктәбенең берсенә әверелде һәм 50 мәктәпнең  39 нчысы булды. Уку йорты мөдире Еатерина Надина билгеләп үткәнчә, бу бик шәп нәтиҗә, чөнки аларны Мәскәү һәм Санкт-Петербург мәктәпләре белән бер дәрәҗәгә куйганнар, димәк балалар җитди конкуренциягә сәләтле. Аның фикеренчә, монда көчле педагогик коллектив, оста җитәкчелек һәм ата-аналар ярдәме сыйфатлы белем бирүнең нигезе булып тора.

Мәктәп директоры Венера Баһаветдинова: "Без бер уртак эш эшлибез – балаларны өйрәтәбез. Бу бик мөһим, чөнки шулай итеп аларның киләчәге генә түгел, безнеке дә формалаша. Без нинди укучылар чыгарабыз, киләчәктә шундый җәмгыять булачак".

 

 

Фото: Альметьевск 1 телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса