Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт дәүләт нефть институтында Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, шулай ук Мисыр һәм Мавританиядән студентлар укый

Әлмәт дәүләт нефть институтында белем көненә багышланган беренче курс студентлары өчен тантаналы линейка узды.

Әлмәт дәүләт нефть институты ел саен әлмәтлеләрне, республикабызның башка районнарында һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрне генә түгел, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, шулай ук Мисыр һәм Мавританиядән килүчеләрне да җәлеп итә. Быел нефть институтында 285 бакалавр һәм 99 магистр укый. Читтән торып уку формасында 56 бакалавр һәм 12 магистр бар. Кичке укуда – 35 бакалавр һәм 36 магистр.

Сүз уңаеннан, быел Әлмәтнең баш институтына 66 яшь тула, хәзерге вакытта ул шактый куәтле яңарту кичерә. Кампус төзелеше тулы көченә бара. «Татнефть» компаниясе ярдәмендә бүгенге көндә 2 студентлар тулай торагы төзелде, фәнни-тикшеренү корпусы сафка басты. Укыту-лаборатория комплексы актив рәвештә төзелә. Спорткомплекс төзелеше ахырына якынлаша, кварталда  укытучылар һәм хезмәткәрләр өчен торак йортлар үсә.

Югары уку йортында студентлар үзидарәсе бик нык үскән, һәм бәйрәм хөрмәтенә студентлар берләшмәләре ярминкәсе узды. Каспус һәм институт студентлары советы, төзелеш отрядлары, ял-сәламәтләндерү үзәге әгъзалары, «Микс» чит ил студентлары клубы һәм башкалар беренче курс студентларын үз эшчәнлеге белән таныштырдылар, буклетлар тараттылар һәм үз сафларына чакырдылар.

Иҗади номерлар белән «Вдохновение» хореография ансамбле, «Голос» вокал студиясе, «Polaroid» студентлар театры һәм ӘДНИ КВН җыелма командасы чыгыш ясады.

Институт ректоры, техник фәннәр докторы Александр Дьяконов, беренче курс студентларына мөрәҗәгать итте: «Мин ышанам, сез, яңа буын студентлар буларак, сыйфатлы белем алу, алдагы профессиональ эшчәнлектә ярдәм итәчәк күнекмәләрне үзләштерү максатын куйдыгыз. Агымдагы унъеллык РФ Президенты тарафыннан "фән декадасы" дип игълан ителү сәбәпле: без беренче курстан барлык студентларыбызны да фәнни эшчәнлеккә җәлеп итә башладык. Аңлашыла ки, бу юнәлешне барысы да сайламый, ләкин без фәнни эшчәнлектә катнашырга мөмкинлек бирәбез, чөнки фән алгарыш двигателе»

Тантанада катнашучылар студентларны, институт коллективын һәм профессор-укытучылар составын котладылар. Уңышлар һәм җиңүләр, уртак өметләрне һәм планнарны уңышлы тормышка ашыру теләкләре белән бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары чыгыш ясады.

Чара ахырында югары уку йортына кадәр һәм өстәмә белем бирү бүлеге хезмәткәрләре студентлар өчен институт кафедраларының уку аудиторияләре һәм фәнни лабораторияләре буенча таныштыру экскурсиясе үткәрделәр.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса