Йөртергәме, йөртмәскәме?
Үсеш өчен түгәрәкләрме, әллә үсеп килүче организмга артык йөкләнешме, әгәр дә теләмәсә, баланы мәҗбүр итәргәме? Әлеге сорауларга эксперт җавап бирә.
Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге директоры Тимур Садыйков өстәмә белем бирү турында ишетеп кенә белми. Ул җитәкләгән учреждениедә төрле юнәлештәге 20 ләп түгәрәк эшли, аларга йөрүче нәни әлмәтлеләр җырларга, биергә, корабльләр төзергә, ә кайвакыт барысына да бергә өйрәнәләр.
Тимур Римович фикеренчә, өстәмә белем бирү тулаем алганда белем бирүнең аерылгысыз өлеше. Ул кешенең белемгә булган ихтыяҗларын мөмкин кадәр төрле яклап канәгатьләндерү өчен уйлап чыгарылган да. Интеллектуаль гына түгел, рухи, әхлакый һәм физик яктан да. Моннан тыш, ул баланың буш вакытын оештыруның иң файдалы һәм иң нәтиҗәле ысулы, андый чакта баланың үзенә шөгыльләр уйлап табарга һәм, бәлки әле, сәламәтлек өчен зарарлы хаталар ясарга да туры килмәячәк.
Тимур Садыйков шулай ук нәкъ менә түгәрәкләрдә, музыка, спорт һәм сәнгать мәктәпләрендә балалар үз сәләтләрен лаеклы рәвештә үстерәләр, фикердәшләренең ярдәмен тоя алалар һәм булачак һөнәрләрен сайлаганда ориентлаша алачаклар, дип саный.
Мөгаен, күп кенә ата-аналарны өстәмә белем бирүне бала тормышына нинди яшьтән кертергә мөмкин булуы кызыксындырадыр. Тимур Римович барысы да эшчәнлек үзенчәлекләренә бәйле булуын билгеләп үтә. Әйтик, инде бер яшьтән үк балаларны физик үсеш секцияләренә: дәвалау физкультурасы яки гимнастика секцияләренә йөртергә мөмкин. Яшь ярымнан башлап акыл үсешенә, әйләнә-тирә дөнья белән танышуга басым ясый торган иртә үсеш студияләре зыянлы булмаячак. Ә инде өч яшьтән вокал, хореография түгәрәкләрен һәм спорт секцияләрен сынап карарга була.
Хәзер шулай ук күп ке-нә балаларның берьюлы берничә түгәрәккә һәм өстәмә белем бирү мәктәп-ләренә йөрүен күрергә була. Әгәр баштарак бала бөтен яңалыкны энтузиазм белән кабул итсә, вакытлар узу белән ул арырга, йә булмаса алга таба укудан баш тарта башларга мөмкин. Тимур Садыйков, гомумән, балалар өчен тәкъдим ителгән йөкләнешнең нормалары булуын хәбәр итте. Алар яшь психологиясен, физиологияне һәм башка фәнни дисциплиналарны өйрәнүгә нигезләнгән. Шулардан чыгып, түгәрәкләр саны 3-4 кә кадәр җитәргә мөмкин, әмма инде бу максимум, аңа кадәр җиткерергә кирәкми.
- Бер баладан берьюлы олимпия чемпионы да, танылган музыкант та, даһи рәссам да үстереп булмый. Һичшиксез, балаларның сәләтенә һәм теләкләренә карап эш итү зарур. Өстәвенә, аларны үзләренә кызык булмаган секциягә йөрергә мәҗбүр итәргә кирәкми. Әмма альтернатива тәкъдим итәргә була. Моның өчен, әлбәттә, балага нәрсә ошавы, аның нинди юнәлешне өстен күрүе белән кызыксынырга кирәк, бәлки, аның инде нинди дә булса башка мавыгуы бардыр, - дип киңәш бирде Тимур Римович.
Моннан тыш, Тимур Садыйков балаларның уңышларын яуланган медальләр һәм җиңүләр саны белән бәяләргә ярамавын да аңлатты. Һәркемнең таланты төрлечә үсүен исәпкә алырга кирәк. Башка якны күзәтү мөһим: бала канәгатьме? Аның элеккечә үк бу эш белән шөгыльләнәсе, камилләшәсе, тагын да яхшырасы киләме?
Өстәвенә, Тимур Римович сүзләренә караганда, түгәрәкләр сайлаганда гомумкабул ителгән стереотипларга ориентлашып, кызларны - биюгә, малайны - футболга бирергә дә ярамый. Фәкать баланың уникаль сәләтләреннән чыгып кына карар кабул итәргә кирәк, ә моның өчен төрле өлкәләрне сынап карарга. Һәм, әлбәттә инде, шуны истә тотарга: теләсә кайсы яшьтә дә балалар әти-әниләренең ярдәменә һәм хуплавына мохтаҗ, алар баланың җиңүләрен күрсеннәр, нә-тиҗәләренә соклансыннар, уңышсызлыкларына артык борчылмасыннар һәм һәрвакыт янәшәдә булсыннар.
Арина Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа