Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Табигатьне саклыйк!»

Бу сүзләрне без еш ишетәбез. Табигать - ул зәңгәр күк, яшел чирәм, ягымлы кояш, җылы яңгыр, ак кар һәм йомшак җил...

Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра. Кояш чыгуын һәм батуын күзәтеп, кошлар сайравын, челтерәп аккан чишмә тавышын, агач яфраклары шау-лавын тыңлап үскән бала гына табигатьнең якын дус-ты була ала. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

Безнең «Ләйсән» балалар бакчасында кечкенәдән тирә-якны өйрәнүгә, табигатьне саклауга зур игътибар  бирелә. Бу эш төрле уен-конкурс, викториналар, кызык-лы күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрү белән бергә алып барыла.

Ел дәвамында балалар гөлләр үсешен күзәтә, бик теләп корыган яфрак, чәчәк-ләрне алалар, төпләрен йомшарталар, тузаннарын сөртәләр, су сибәләр. Шу-ңадыр инде гөлләребез шау чәчәккә күмелеп утыра.  Бакчабызда чәчәк һәм яшелчә түтәлләре әзерләү, аларны  утырту, су сибү, аларның ничек үсүен күзәтү оештырыла.

Балалар белән берлектә тәҗрибәләр үткәрәбез. Суны чистарту, суны бозга, боз, карны суга әйләндерү, таш, ком, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла.

Һәр ел фасылында кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче һәм кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын «Кошларга җимлек» акцияләре оештырабыз. Балалар теләге һәм  әти-әниләр булышлыгы  белән кошларга җимлекләр ясала. Саф һавага чыккач, балалар кошларны кайгырталар, даими тукландыралар. Ә матур язлар җиткәч, балалар әтиләре белән берлектә  матур сыерчык оялары ясыйлар. Бакчабызда «Кошлар - безнең дуслар», «Кошлар дөньясы» дигән әңгәмәләр оештырып, «Кошлар көне» үткәрәбез. Балалар кошларны сакларга, якларга өйрәнәләр.

Ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аң-лашып эшләү булмаса, балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Әти-әниләр белән берлектә «Мин - булышчы!», «Яшеллек тәрәз төбемдә»,  «Агач утырту», «Кәгазьне әрәм итмә!» дигән акцияләр оештырыла.

 

Балаларда кече яшьтән үк табигатькә сакчыл караш тәрбияли алсак, олыгайгач та әлеге бала табигатьне пычратмаячак, киресенчә, аны саклау, яклау өстендә эшләячәк. Туган җиребезнең табигатен саклап, аны яратып яшик!

 

Зөлфия Бадамшина, Гөлшат Хөснетдинова, 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса