Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт шәһәренең борынгы мәктәбендә реконструкция бара

Быел 20 шәһәр һәм 8 авыл мәктәбендә, шул исәптән ике коррекцион мәктәптә ремонт эшләре тәмамланып килә.

Быел Әлмәт районында мәгариф өлкәсендә гаять зур кертемнәр булды, дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграмканалда туры эфир вакытында.

"1 нче мәктәптә "Татнефть"компаниясе инициативасы буенча глобаль реконструкция башланды. Моннан тыш, бу мәктәп мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасына да эләккән. Бу мәктәп реконструкциядән соң кардиналь рәвештә яңартылачак. Киләсе елда бөтенләй яңа белем бирү учреждениесе барлыкка киләчәк", - дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Шулай ук район башлыгы быел Әлмәт районында 20 шәһәр һәм 8 авыл мәктәбендә, шул исәптән ике коррекцион мәктәптә ремонт эшләре тәмамланып килә, дип өстәде. Биш шәһәр һәм җиде авыл мәктәбендә азык-төлек блогларын ремонтлау бара. Гомуми кертемнәр күләме 772 млн. сум тәшкил итте.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, республика федераль чаралары ярдәмендә Әлмәт районында бик күп объектлар ремонтлана һәм төзелә, алар якын арада эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса