Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елына аяк басканда

Август - район мәгарифе яңа уку елына әзерлекнең ни дәрәҗәдә оештырылуына нәтиҗә ясый торган чор.

Әлмәт җирлегендә бу өлкәдә быел үзгәрешләр шактый.

Белем иленә ныклы адымнар

Иң күңелле яңалыкларның берсе - «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексы төзелешенең тәмамлануы. Бу турыда үзенең чираттагы туры эфиры барышында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. Агымдагы атнада объектка таләпләргә туры килүе турында документ та бирелә булып чыкты. Шуннан соң гына ул рәсми төстә тапшырылган булып саналачак икән.

- Без 1 сентябрьгә график нигезендә мәктәпне тулысынча эшләтеп җи-бәрәчәкбез. Аның белем бирү лицензиясе һәм таләп-ләргә туры килүе турында бәяләмәсе дә булачак. Мәктәпне гади белем бирү учреждениесе дип атаучылар ялгыш уйлый. Биредә заманча белем бирүгә өстенлек биреләчәк, шуңа күрә дә ул перспективасы зур булган мәктәпләрнең берсе санала, - дип аңлатты район башлыгы. Исемендә - асылы, дигәндәй, күптелле белем бирү гимназиясендә телләрне тирәнтен өйрәтә-чәкләр. Мөгаллимнәр балаларны өч телдә - рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачаклар. Моннан тыш, укучылар факультатив буларак кытай һәм гарәп телләрен дә өйрәнәчәкләр икән әле.

Чыннан да, яңа мәктәп укучыларын кабул итәргә әзер. Җиһазлар, башка кирәк-яраклар һәм уку әс-баплары кайтартылган. Сыйныф бүлмәләре шулай ук тулы әзерлектә.

Калабызның иң борынгы, гасырдан артык тарихы булган М.К. Таһиров исемендәге 1 нче мәктәбендә дә зурдан кубып эш башлаганнар иде. Биредә бассейнлы спорт комплексы да төзелә. Әлбәттә, киң күләмле төзелеш эшләре быел гына тәмамланмаячак. Шуңа күрә дә мондагы белем бирүче укытучылар һәм аларның укучылары шәһәрнең 21 нче һәм 4 нче мәктәпләренә күчерелде.

Башка мәктәпләрдә дә, елдагыча, җәйге ремонт эшләре тәмамланып килә. Монысы шәһәр мәктәплә-ренә кагылышлы күңелле яңалыклар.

 

Мәктәп булса - авыл яши

Инде авыл мәктәпләренә кайтыйк. Әйе, биредә дә яңа уку елына балаларны кабул итүгә кулдан килгәнчә тырышалар. Соңгы елларда мәктәпләрдә укучыларның саны азаюы борчуга сала салуын. Быелгы чыгарылышлар турында язганда, авыл җирлекләрендә бер дистәгә дә тулмаган укучыларның 11 нче сыйныфны тәмамлап чыгулары күпләрне аптырашта калдырды. Мәктәпләрдә балалар саны азаюы, яшьләрнең перспектива эзләп авыллардан китүе, әлбәттә, җанны әрнетә һәм уйландыра торган күренеш. Инде уку елы башланыр алдыннан гына Яңа Михайловкадагы башлангыч мәктәпнең ябылырга торуы турындагы хәбәр шулай ук бик авыр кабул ителде. Пандемия чорында шәһәр фатирларында балалары белән бергәләп «ябылып» ятудан тәмам гаҗиз булган яшь гаиләләр авылларда яшәүче әти-әниләре, әбиләре янына кайтып, иркенләп сулыш алганнан соң, шәхси йортта яшәүнең үзенчәлекләрен аңлап, үз-ләре дә акрынлап күрше-тирә авыллардан йорт сатып алуга керешкән чорда мондый эшне башкару кирәк идеме икән? Яңа Михайловкага да яшьләр кайта, яңа йортлар калка башлаган бит, югыйсә. Авыл халкы үзе бертавыштан шулай дип тора. Күбесенең йортлары төзелеп бетмәгән бетүен. Тик башланган эш - беткән эш, дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта.

Әйе, быел 2 нче сый-   ныфны өч бала гына тәмамлаганлыгы, беренче сыйныфка тагын өч бала укырга киләчәге билгеле. Аз, бик аз... 5-11 нче сыйныфларда укучыларны Иске Михайловка мәктәбенә яки күрше авыллардагы мәктәпләргә йөртүләре дә билгеле.
 

Бүгенге көндә Яңа Михайловкадагы башлангыч мәктәпнең ябылу-ябылмавы мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгәнлеген мәгариф идарәсе дә хәбәр итте.

Чүп өстенә чүмәлә ди-гәндәй, ярты гасырга якын ремонт күрмәгән мәктәп тә бар бит әле безнең районда. Яңа Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе ул. Бу турыда без газетабызда язып чыккан идек инде. Тик бу мәсьәләдә дә бернинди дә алга китеш юк. Әлмәт районында, Яңа Кәшер мәктәбеннән кала, тагын ике мәктәп - Миңлебай һәм Кузайкино авыллары мәктәпләре дә авария хәлендә иде әле. Шунысы куандыра, быел Миңлебайдагы мәктәптә капиталь ремонт бара, Кузайкинода да ремонтлау-төзекләндерү эшләре башкарылган, бинаның икенче катында музей да булдырылган. Бу турыда безгә мәгариф идарәсе үзе хәбәр итте.

Әлбәттә, авыл мәктәп-ләренә игътибар юк, дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Биналарны, сыйныф бүлмәләрен ремонтлауга акчалар бүлеп бирелә, интернет үткәрелә, компьютерлар һәм башка техника белән тәэмин ителеш тә бар. «Мәктәп автобусы» программасы да эшли. Тик болар барысы да эре, перспективалы авыллар өчен генә. Вак торак пунктларда исә, киресенчә, мәктәпләр ябыла, шул рәвешле авылдан яшьләр китәргә мәҗбүр була. Соңыннан биредә дача хуҗалыклары гына утырып  кала. Бу өлкәдә хөкүмәтебез дәрәҗәсендә чишеләсе проблемалар байтак шул әле. Тик шунысы гына билгеле - мәктәбе булмаган авылның киләчәге бик шикле...

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса