Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Адымнар" мәктәбе төзелеше тәмамланды

Бу атнада объектка таләпләргә туры килү турында бәяләмә биреләчәк.

Әлмәттә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы төзелеше тәмамланды. Бу атнада объектка  таләпләргә туры килү-килмәү турында бәяләмә биреләчәк, шуннан соң мәктәп рәсми рәвештә тапшырылган объект дип саналачак, дип хәбәр итте турыдан-туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов.

"Без 1 сентябрьгә график буенча мәктәпне белем бирү лицензиясе һәм ярашлылык турында бәяләмә белән тулы күләмдә эшләтеп җибәрергә өлгерәбез. Мәктәп бик кызыклы һәм перспективалы булачак, әмма аны гади  дип атап булмый", — дип ассызыклады Нагуманов.

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская мәктәп укучыларны кабул итүгә 100% әзер, дип ышандырды.

"Мәктәп 100% ка әзер, җиһазлар кайтарылган, класслар балаларны кабул итәргә тулысынча әзер. Полилингваль гимназиядә телләр тирәнтен өйрәнеләчәк. Димәк, без телләрне өйрәнәчәкбез һәм өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачакбыз. Моннан тыш, балалар түгәрәкләрдә тагын Кытай һәм гарәп телләрен өйрәнәчәкләр", - дип сөйләде Ирина Павловская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса