Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биредә һәркем үзен даһи итеп тоя

Әлмәтнең Тимирязев урамында тиңе булмаган өстәмә белем бирү учреждениесе - «Пионерлар йорты - «Кванториум» балалар технопаркы  барлыкка килгәнгә биш ел вакыт узды.

Бу матур бина - нефтьчеләр каласының заманча йөзен формалаштыручы инфраструктура объектларыннан берсе. Шул ук вакытта ул үзенчәлекле дизайны белән генә аерылып тормый.

Биредә балаларга һәм яшь-ләргә төрле юнәлешләрдә үз сәләтләрен һәм талантларын ачарга мөмкинлек бирүче гаҗәеп иҗади мохит булдырылган.

Тәүге юбилейлы дата алдыннан без директор Рамил Закиров белән очраштык. Газета укучылар игътибарына ул технопаркның узган уку елындагы казанышлары һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

«Кванториум» технопар-кын булдыру идеясе Әлмәт районы башлыгы (2015-2019 елларда) Айрат Хәйруллинныкы. Аны ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов хуп-лап кабул итә һәм учреждениене элеккеге әйбәт заманнардагыча Пионерлар йорты дип атап, анда мавыгулар буенча түгәрәкләр ачарга тәкъдим итә. 2016 елның ноябрендә Тәхаветдиновлар гаиләсе акчасына бинаны реконструкцияләү һәм җиһазлар белән тәэмин итү башлана, ә инде 2017 елның 12 июлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында аны ачу тантанасы була. Беренче катта Пионерлар йорты түгәрәкләре: ИЗО, зоотүгәрәк, тәм лабораториясе, стиль лабораториясе, абвгдейка (алты яшьлекләрне мәктәпкә әзерләү), ә өске катларда квантумнар: нейроквантум, наноквантум, IT-квантум, сәнәгый дизайн, робототехника урын алган. 30 өстәмә гомуми белем бирү программасы буенча 70 балалар төркемендә ел саен 6 дан алып 18 яшькә кадәрге 1020 укучы шөгыльләнә.

Рамил Замирович сүзлә-ренә караганда, баштагы этапта төп бурычларның берсе кадрлар сайлап алуга кайтып кала:

- Безнең шәһәр нигездә нефть сәнәгатенә йөз тота, шуңа бәйле рәвештә 2016 елда нанотехнологияләр, нейротехнологияләр һәм робототехника турында сүз алып бару өчен бик югары дәрәҗәдә оптимизм хисенә ия булу сорала. Әмма без булдыра алачагыбызга нык ышандык. Безгә инженер компетенцияле кешеләр килде. Барысы да башта тестлау һәм Сколковода айлык курслар үттеләр.  Укытуга рөхсәт бирелсен өчен Мәскәүдән рекомендацияләр алырга кирәк иде. Иң кызыгы шул, технопаркта классик мәгънәдәге педагоглар кирәк түгел. Биредә башкача якын килү сорала, башка алымнар кирәк. Команданың өлкән әгъзасы булган укы-тучы-тьюторның роле мө-һим, ул проект командасы әгъзаларына юнәлеш бирә, хаталанырга да рөхсәт итә һәм инициатива күрсәтергә мөмкинлек тудыра. Әйтик, Николай Пиянзин ярты елдан ук Россиянең иң яхшы педагог-тьюторларының берсенә әверелде, ә Эмиль Хәлилов «Кванториум»нарда мәгълүмати технология-ләрне иң яхшы укытучы булды. Гаять зур тәҗрибәгә ия булган өлкәнрәк кешеләрне дә эшкә алудан курыкмадык. Мохит кешене формалаштыра, диләр. Һәм бу чыннан да шулай. Саллы гына яшьтә дә безнең педагоглар электр самокатларына күчеп утырдылар, видеохостингларда көн кадагындагы темаларга үз блогларын алып баралар. Коллективта җәмгысе 40 кеше, шуларның 20 се - методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-оештыручылар. Барысы да даими нигездә квалификация күтәрү курслары һәм белем бирү сессияләре узалар. Шунысы куанычлы, технопаркны тәмамлаучылар бүген инде үзләре политехник техникумда IT-кубта* укыталар. Болар Дмитрий Суворов һәм Илсур Шиһапов - безнең тәүге чыгарылыш егетләре, чемпионнар.

Менә шулай итеп талантлы, үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән педагог-лар коллективы формалаша. Алар балаларны билгеле бер нәтиҗәләргә ирешүгә рухландыралар. Ә уңышлары чыннан да аз түгел. 2021-2022 нче уку елында белем алучылар төрле дәрәҗәдәге 40 бәйгедә, олимпиада, фестивальдә катнашканнар. Мондый чараларның күбесе, мисал өчен, «Агроробофестиваль», «Инженерлык идеяләре очышы», «Мульти science MAKER» Бөтенроссия конкурслары, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «ЭТНО территориясе» республика конкурс-күргәзмәсе һәм башкалар Әлмәт технопаркы базасында уза.

WorldSkills Russia (Яшь профессионаллар) эгидасы астында үткәрелә торган чемпионатларда катнашу белем бирү учреждениесе эшчәнлегенең мөһим бер юнәлеше булып тора. 2021 елда балалар технопаркы «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны эшләү - юниорлар» компетенциясендә WorldSkills Russia төбәк чемпионаты мәйданчыгына әверелде. 2021 елның августында IT квантум укучылары чемпионатның Уфа шәһәрендә узган Бөтенроссия этабы финалында Татарстан җыелма командасын тәкъдим иттеләр һәм 3 нче урынны яуладылар. 2021 елның ноябреннән декабренә кадәр 2021-2022 елгы яңа циклдагы WorldSkills Russia Бөтенроссия чем-пионатының төбәк этабы узды, анда Әлмәт технопаркы укучылары педагоглар белән берлектә биш компетенция буенча катнаштылар һәм гомуми зачетта 13 медаль яуладылар.

- Һәр ел азагында йомгак ясыйбыз һәм үз юнәлешләрендә уңышка ирешкән барлык егет-кызларны сәх-нәгә чакырабыз. Быел алар шулкадәр күп булды ки, хәтта сәхнәдә урын җитмәде. Барысының да медальләре бар иде, - дип горурланып сөйли Рамил Закиров.

 

Узган уку елында Пионерлар йортында тагын бер әһәмиятле вакыйга булды: муниципаль бирем кысаларында Тайсуган һәм Габдрахман мәктәпләре укучылары өчен балалар берләшмәләре ачылды. Инвестор инициативасы нигезендә балалар белән өстәмә белем бирү буенча шөгыльләнү өчен җиһазлар һәм технопарк укытучыларын йөртү өчен автомобиль сатып алынды.
 

- Бу карар авыл мәктәп-ләреннән китүче укучылар санын киметү йөзеннән кабул ителде. Шәһәр һәм авыл балаларына үсеш өчен мөмкинлекләр тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул вакытта 200 гә якын бала белем ала иде. Хәзер бу сан 287 гә кадәр артты. Анда Мактама, Бишмунча, Кодаш, Карабаштан балалар килә. Ике мәктәптә дә бөтен шартлар тудырылган, физика, химия, хезмәт һәм технологияләр, математика кабинетлары менә дигән итеп җиһазландырылган. Без балалар белән атнага биш көн расписание нигезендә шәһәрдәге кебек үк юнәлешләр буенча шөгыльләнәбез. Кызыклы гына нәтиҗәгә дә ирештек инде. Быел виртуаль чынбарлык буенча компетенциядә WorldSkills Russiaгә Габдрахманнан команда әзерләдек. Бу балалар бүген Россия буенча икенче урында бара. Күз алдына китерәсезме? Авыл балалары! Безнекеләр Иннополиска сайлап алу турына киттеләр һәм беренче өч урынны алдылар, Иннополис дүртенче булды. Беренче урын - Габдрахманда! Авылдан менә шундый Ломоносовлар чыга. Болар - булачак инженерлар, айтишниклар, менә дигән перспективага ия буын, - дип ассызыклый Рамил Закиров.

Белем бирү эшчәнлегенең аерым юнәлеше булып инклюзив белем бирүне үстерү тора. Учреждениедә белем алуга ихтыяҗлары үзгә булган 31 бала шөгыльләнә. Моннан тыш, Әлмәтнең сәламәтлек ягыннан мөм-кинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 нчы мәктәбе һәм 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе белән өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыруның үзара формасы турында ки-лешүләр төзелгән.

- Мин сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар актив шөгыльләнгән бер генә «Кванториум»ны да белмим. Спонсорларыбызга мөрәҗәгать иткән идек, алар безне хупладылар. Сынап карадык, һәм без теләгәнчә килеп чыкты. Хәзер алар безнең балалар, без аларны бик яратабыз, - ди директор.

Технопарк укытучылары һәм биредә укытылучылар шәһәр мохитын үстерүгә дә җәлеп ителә. Учреждение мәйданчыкларында уникаль инновацион проектлар тормышка ашырыла.

- Безгә шәһәрнең өмет баг-лавы бик сөендерә. Күптән түгел без туфракның дымлылыгын һәм температурасын контрольдә тотучы датчиклар эшләдек, алар мәгълүматны дистанцион рәвештә җирле фермерлар сайтына тапшыралар. Оператор су сибү зарурлыгы бармы икәнен онлайн рәвештә билгели ала. Барысы да уңышлы килеп чыкты. Шәһәр периметры буенча һавадагы тузанга контрольлек итү датчиклары урнаштырдык. Алар экологларга һаваның торышын мониторинглау өчен кирәк. Пандемия вакытында гаять зур эш башкарылды. Балалар дистанцион рәвештә саклагыч чараларны проектладылар. Без меңләгән саклагыч костюм, марля бәйләвечләр тегеп, 3Д принтерда алмаш фильтрлы респиратор битлекләр, саклагыч экраннар җитештердек, бер ИВЛ аппаратына берничә авыруны тоташтырырга мөмкин булсын өчен тараткычлар ясадык. Тәүлекләр буе эшләү безне тагын да ныграк берләштерде. Бездә чын команда формалашты, - дип сөйләде Рамил Замирович.

Технопаркта хакимлек итүче дустанә атмосфера, уңайлы хезмәт шартлары гына түгел, матди стимул да квалификацияле педагогларны һәм белгечләрне саклап калырга ярдәм итә. Дәүләт-шәхси партнерлык программасы кысаларында Тәхаветдиновлар гаиләсеннән ай саен учреждение хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен максатчан акчалата финанслау килеп тора.

Уку елы тәмамланды, әмма Пионерлар йорты диварлары буш тормый. Биредә һәрвакыт тормыш кайный. Ә инде бик тиздән кванторианлылар гаиләсендә ишәю көтелә. Сентябрь аеннан биредә 600 балага күбрәк шөгыльләнә алачак. Инвестор ярдәме белән технопаркның икенче чиратын реконструкцияләү эшләре алып барыла.

 

P.S. Газетаның алдагы саннарының берсендә без төзелеш барышы һәм яңа уку елында технопаркта ачылачак юнәлешләр турында сөйләячәкбез.

 

Наилә Әл-Әйюби

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса