Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы мәктәп объектлары төзелеше барышын тикшерде

Район башлыгы бассейн бинасын, зур һәм кече спорт залын, шулай ук 424 кешелек ашханәне һәм 560 урынга исәпләнгән актлар залын карады.

Район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты, подрядчы оешмалар һәм җаваплы проектлаучылар белән берлектә, «Адымнар» полилингваль мәктәбе төзелеше барышын һәм «Кванториум» балалар технопаркы бинасының икенче чиратын реконструкцияләү барышын тикшерде.

«Алсу» микрорайонында проект җитәкчесе Дмитрий Кротенок каршы алды. Ул экскурсия үткәрде һәм кызыклы детальләр сөйләде. Билгеле булганча, «Адымнар» комплексы 1224 уку урынын үз эченә ала, гомуми белем бирү сыйныфлары, чит телләрне өйрәнү кабинетлары һәм озынайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре каралган. Бинаның гомуми мәйданы 24 625 кв. м тәшкил итә, бу-техниканы да кертеп, 4 кат. Комплекс концепциясе рус, татар һәм инглиз телләрендә укытуны күздә тота.

Район башлыгы бассейн бинасын, зур һәм кече спорт залын, шулай ук 424 кешелек ашханәне һәм 560 урынга исәпләнгән актлар залын карады. Мәктәптә процедура һәм стоматология кабинеты булган медицина блогы урнаштырылачак. Гомуми мәйданы 400 кв. м. булган ике бинадан торган булачак китапханә кунакларны аеруча гаҗәпләндерде.

Төзелеш эшләре 2021 елның 4 сентябрендә башланды. Эшләрне бу елның августында тәмамлау планлаштырыла. "ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе"  заказы буенча булачак уку йортын төзүне «Грань» компаниясе үткәрә.

Аннары делегация балалар технопаркында булды. Алар төзелеш эшләре территориясендә узды һәм төзүчеләр белән проектны тормышка ашыру планнары турындагы барлык мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, "Кванториум " – Пионерлар Йорты 2017 елның 12 июлендә Әлмәтнең мактаулы гражданины, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән ачылды.

2021 елның апрелендә балалар иҗат үзәге һәм коворкинг-үзәк өчен бинаның икенче чиратын реконструкцияләү башланды. Эшләр «Коралл» төзелеш компаниясе тарафыннан башкарыла. Киңәйтү нәтиҗәсендә технопарк өстәмә рәвештә 350 уку урыны белән тәэмин итәеләчәк. Бу «Судомодельләштерү», «Макет остаханәсе» һәм «Сәнәгать робот техникасы» яңа балалар төркемнәре булдыру өчен мөмкинлек бирәчәк. Объектны тапшыру 2022 елның август ахырына планлаштырылган.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса