Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә ике укучы рус әдәбияты буенча БДИны 100 баллга тапшырды

26 майдан Әлмәт районында 11 сыйныфны тәмамлаган укучылар өчен чыгарылыш имтиханнары башланды.

Соңгы ике атна эчендә балалар әдәбият, география, рус теле, профильле математика, тарих, физика, химия, җәмгыять белеме һәм биология буенча БДИ тапшырдылар. Әлмәт муниципаль районында барлыгы 46 укучы әдәбияттән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. БДИның төп этабындагы беренче имтиханнар нәтиҗәләре буенча Әлмәттән ике укучы максималь 100 балл алды.

Алар-23 нче урта мәктәптән Шакирова Әминә һәм 2 нче лицейдан Дуванова Агата. Аларны рус теле һәм әдәбияты укытучылары Козлова Елена Николаевна һәм Миронова Наталья Петровна әзерләгән.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса