Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Матди байлыкка чикләр булса да, фән өчен чикләр юк

Фән белән мәгарифнең берләшүе өчен бернинди дә чикләр юк. Казанда узган педагогик белем бирү буенча VIII халыкара форум шуңа дәлил булды.

25-27 майда Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ) базасында «XXI гасырда укытучының белеме, һөнәри үсеше һәм сәламәтлеген саклау» дигән исем астында зур фәнни чара (IFTE 2022) узды. Анда якташыбыз - Әлмәт дәүләт нефть институтының чит телләр кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Альбина Шәйдуллина да катнашуына без бик шатбыз.

Халыкара чараны оеш-тыручыларның берсе, КФУ профессоры Әлфия Мәсәлимова фикеренчә, форум педагогик белем бирү буенча дөньяда Россия галимнәрен һәм чит ил белгечләрен берләштергән эре махсуслаштырылган фәнни мәйданчыкларның берсе булды. Әйтик, Альбина Шәйдуллина Мәскәүдән коллегалары - Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университетының инглиз теле һәм һөнәри коммуникация департаменты доцентлары Динара Васьбиева һәм Ольга Калугина белән нәтиҗәле хезмәттәшлектән һәм уңышлы эшчәнлектән илһамландырырлык тәэ-сирләр алды. Башкала вузыннан килгән кунаклар, үз чиратында, әлеге вакыйганың милләтләрне, төрле буыннарны, илләр һәм төбәкләрне берләштерүен һәм алдынгы идеяләр белән уртаклашу өчен мөмкинлекләргә юл ачып кына калмыйча, яңа алдынгы педагогик технологияләр һәм уртак фәнни эзләнүләр өчен башлангыч үсеш ноктасы да булып торуын билгеләп үттеләр.

Форум эшендә 29 илдән 1500 дән артык кеше, 214 белем бирү оешмасы, университетлар, тикшеренү институтлары катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса