Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды

Чара Әлмәт политехника техникумы – сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге базасында узды.

18 майда Әлмәттә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы мәгариф системасында һөнәри юнәлеш бирү»темасына утырышы узды.

  Программа кысаларында белем бирү оешмалары директорлары һәм чакырылган кунаклар Әлмәт политехника көллиятенең укыту остаханәләрендә булдылар, анда кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән таныштылар.

  Коллегия утырышында район башлыгы Тимур Нагуманов, республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, шулай ук шәһәр һәм республика мәгариф идарәсе башлыклары катнашты.

  Сәламләү сүзе белән Илсур Һадиуллин чыгыш ясады: "Барлык катнашучылар да техникумның заманча базасын карый алдылар. Без уңышлар һәм нәтиҗәләр күрәбез, шуңа күрә бүген уку елы тәмамлануга йомгак ясыйсы килә. Безнең миссия-безнең балаларга белем, тәрбия бирү".

   "Әлеге уку йортында күп кенә белгечлекләргә һәм юнәлешләргә бер урынга берничә кеше туры килә. Бу бик перспективалы уку йорты, ул бүген үзенә илнең башка төбәкләре укучыларын да җәлеп итә", – дип басым ясады Тимур Нагуманов.

  Шулай ук район башлыгы коллегия утырышы темасының мөһимлеген ассызыклады: "Мәгариф системасында һөнәри юнәлеш бирү буенча фикер алышу безнең шәһәрдә еш үткәрелә. Моннан тыш, Без эре предприятиеләребез: Татнефть, Таграс-холдинг, Римера-Алнас һәм торба заводы белән күп кенә уртак проектлар башкарабыз. Шулай ук бу эшкә кече бизнесны да актив җәлеп итәбез. Эш бирүче белән уку йорты арасында аралашу, балалар һәм яшьләргә профориентация бирү эше – бүгенге көндә төп бурыч".

  Андрей Поминов мәгариф системасында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча барган эшләр һәм мөмкинлекләр турында сөйләде.

  Коллегиянең киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан Республикасы мәгариф системасының 2022 елдагы эшчәнлеге һәм киләсе елга бурычлары турында фикер алыштылар.

  Чара ахырында һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы укытучылар һәм педагоглар тармак бүләкләре белән бүләкләнде.

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса