Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кечкенә сәхнәдә зур рольләр

Матурлык, сәнгать кебек төшенчәләр тәрбия эшендә төп шартларның берсе булып торадыр.

Матурлыкны тойган кеше башкаларга явызлык эшләргә батырчылык итми. Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә моны яхшы аңлыйлар. Сәнгать, сәхнә алар өчен ят түгел.

6 майда әлеге уку йортында икенче тапкыр Театр фестивале үтте. Чарада 8-11 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Зал укучылар, ата-аналар, укытучылар белән тулы. Күренә, сыйныфташлары өчен тамаша залында утырганнар да борчылалар. Чөнки бу бит, ни әйтсәң дә, сыйныф данын яклау.

8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының ул көнне дебютлары булды. 8 в сыйныфы укучылары Ә. Фәйзинең «Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән сау-буллашуы» әсәрен сәхнә-ләштергәннәр иде. Аларның уеннарында самимилек, эчкерсезлек саркып тора (Алмаз Мортазин). Йөзләрендәге ихласлык тышка чыккан. 9 в сыйныфы укучылары К. Тинчуринның атак-лы «Зәңгәр шәл»еннән өзек әзерләгәннәр. Кызлар бик тырышканнар. Абыстайларның һәркайсының үз йөзе бар. Аеруча өченче абыстайның (Миләүшә Бикмуллина) уе-ны сокландырды. Ул чын мәгънәсендә героеның холык-фигылен ачып бирә алды.

10 нчы сыйныфлар ин-де тәҗрибәле. Алар узган ел да чыгыш ясаганнар иде. 10 б сыйныфы быел тамашачыларга М. Фәйзинең «Асылъяр»ын тәкъдим итте. Гадәттә мәктәп сәхнәсендә егетләрне күрү сирәк була торган шатлык. Монда безне нәкъ менә шул үзенчәлек куандырды. Өзектә әзмәвердәй дүрт егет бирелеп, кинәнеп уйнадылар. Һәркайсы үзен сәхнәдә бик иркен тотты. Кызларның уены да сүз әйтерлек булмады. Хис-кичерешләрен тамашачыларга күрсәтергә тырыштылар. 10 а сыйныфы исә Т. Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ын тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Бу кызлар чыннан да бик кыю, ышанычлы итеп уйнадылар. Сокланып утырдык. Сабакка килүчеләре дә, остабикәнең үз кызлары да бер-берсен кабатламый торган алымнар, сыйфатлар таптылар. Остабикә (Эльвина Мусина) образга бик җиңел керә алды. Кызлары белән бер төрле, укучылары белән гел үзгә аралашты. Үзен тотышы, сөйләшү рәвешләре дә төрле иде.

Фестивальне ачып җибәр-гән 11 а сыйныфы укучылары турында аерым әйтү урынлы булыр. Алар инде тәҗрибәле артистлар. Шу-ңа да герой-шагыйрь М. Җә-лилнең «Хат ташучы» поэмасын сәхнәләштергәннәр һәм отканнар. Әлеге поэтик спектакль залдагы өлкән тамашачыларны чынлап та яшьлекләренә алып кайтты. Укучылар югары осталык белән үсмер чакның саф хисләрен, хисләрнең чынлыгын күрсәттеләр. Булатның (Камил Хәмитов) велосипедта керүе, хисләренә бирелеп залны күзәтүе ышандырырлык иде. Гомумән, укучылар театр сәнгатен аңлап, аның рәхәтен тоеп уйнадылар. Моны Әлмәт татар дәүләт драма теат-рының яшь артистлары, жюри әгъзалары Энҗе Сәйфетдинова һәм Айгиз Фәттаховлар да тоеп утырдылар. Әлбәттә, монда сыйныф җитәкчеләренең һәм бигрәк тә театр сәнгатенә өйрәтүче остазлары - өстәмә белем бирүче педагог, «Салават күпере» театр студиясе җитәкчесе Гөлнур Гаптелхакова, тәрбияче, «Өмет» театр студиясе җитәкчесе Минзилә Габидуллина, тәр-бия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәлия Мөхәммәтҗановаларның тырышлыклары зур. Шулай, йөрәгеңне балаларга бирсәң генә нәтиҗә булырга мөмкин. Ә театр, Тукай әйткәнчә, кире юлга җибәрми.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса