Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Әкияттә кунакта» экологик тәрбиядә булыша

Балалар - безнең киләчәгебез. Шуңа күрә аларның сәламәтлеге, әхлак тәрбиясе турында кайгыртырга тиешбез.

«Табигать - кеше тәрбияләүнең чыганагы бит ул», дигән күренекле педагог В.А. Сухомлинский. Табигатне сак-ларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. «Балачак планетасы» 2 нче балалар бакчасы ачылганнан бирле кулланылган кәгазь, картон җыюыбыз табигатьне саклап калырга булыша. Ата-аналар, балалар, тәрбиячеләр ярдәме инде күпме агачны киселүдән сак-лап калды. Агач кына түгел, табигатебезнең матурлыгы, сафлыгы да саклана.

2022 елны 13 нче төркем балалары һәм тәрбиячеләре кызыклы да, файдалы да «Әкияттә кунакта» проектын эшләргә алындылар. Бу проект табигатебезне сак-лап калу, балаларга эстетик тәрбия бирү максаты белән эшләнә. Материал буларак салфеткаларның, бәдрәф кәгазьләренең катыргыдан эшләнгән үзәк-ләре кулланылды. Проектны тормышка ашыру дәверендә аларга икенче гомер биреп, гади катыргы кисәген әкият геройларына һәм декорацияләренә әйләндердек.

Балалар дәресләр вакытында иҗади процесс белән мавыгып, бай фантазияләрен кулландылар. Алар ирекле уен рәвешендә төрле әкият күренешләрен бирелеп, хисләнеп, тылсымландырып уйныйлар.

Халыкның «Алтыдагы - алтмышта» дигән әйтеме белән тәрбиячеләр килешә. Кечкенәдән алган белемнәр олыгайганчы онытылмый. Табигатьне саклау гадәте балачактан ук сеңдерелә. Һәр кеше табигатьне аңлап, аны яратып яшәргә тиеш.

Мондый экологик чаралар безнең балалар бакчасындагы һәр төркемдә уен, әңгәмә, сәяхәт рәвешендә алып барыла. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балалар бердәм эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп була.

 

 

Лилия Мифтахова,
Резидә Солтанова,               «Балачак планетасы» 2 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса