Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә психологлар форумы узачак

Чара инженер лицеенда узачак.

29 апрельдә Әлмәттә #СчастливыйАльметьевск муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында "Психологларның иң яхшы практикалары" форумы узачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда балалар бакчалары һәм мәктәпләр педагог-психологлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре психологлары, шулай ук «НУР» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологлары, яшьләр сәясәте үзәгенең социаль педагоглары, сәламәтлек саклау идарәсе психологлары, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  психологлары, киләчәктә педагог-психолог һөнәрен сайларга теләгән гомуми белем бирү учреждениеләренең өлкән сыйныф укучылары, югары уку йорты студент-психологлары, ТР мәгариф идарәләре методист-психологлары катнашачак.

Шулай ук форумда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева да булачак.


Форум эше башланыр алдыннан инженерлык лицее буенча экскурсия үткәрү планлаштырыла, анда катнашучылар #СчастливыйАльметьевск муниципаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы тәҗрибәләр күргәзмәсен карый алачак.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса