Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучыларын интернет челтәреннән куркынычсыз файдаланырга өйрәттеләр

Куркынычсыз интернет турында әңгәмә «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары белән берлектә үткәрелде.

Профилактик чара 16 нчы мәктәптә узды. Очрашуга 11 сыйныф укучылары чакырылган иде. Интерактив формада балаларга ялган  яңалыкларны һәм сәхифәләрне ничек танып белү турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучыларын үзләренең шәхси мәгълүматларын якларга өйрәттеләр.

- Интернет киңлекләрендә балалар психикасы өчен куркыныч материаллар, куркыныч программалар һәм интернет-атакалар белән очрашырга мөмкин. Шуңа күрә безнең педагоглар белән уртак бурычыбыз-балаларны цифрлы куркынычсызлыкка өйрәтү. Профилактик әңгәмә өлкән сыйныф укучылары арасында кызыксыну уятты. Алар глобаль челтәр киңлекләрендә үз-үзләрен куркынычсыз тоту буенча барлык киңәшләрен истә тотарга вәгъдә бирделәр, - дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова.

 

 

Чыганак һәм фото: "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса