Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә узган "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең зона этабында 12 тәрбияче катнашты

Барлык конкурсантлар да сынауларны уңышлы үттеләр.

Әлмәт шәһәренең 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды. Анда Әлмәт, Актаныш, Сарман, Лениногороск, Мөслимнән 12 тәрбияче катнашты. 

Конкурсның максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату.


Конкурсның зона этабында муниципаль этапларда җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Безнең районны тәкъдим иттеләр:
Кәлимуллина Лилия Рәсим кызы, «Бәләкәч»балалар бакчасы тәрбиячесе;
Хайруллина Ригина Валентиновна, 6 нчы номерлы "Жар-птица" балалар бакчасы тәрбиячесе;
Шириазданова Лениза Рөстәм кызы, 57 нче номерлы "Соловушка" балалар бакчасы татар теле укытучысы.


Сәламләү сүзе белән ӘМР мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Александровна Павловская, "ТИСБИ" университетының Әлмәт филиалы директоры Рушания Назгатовна Нәҗметдинова чыгыш ясадылар.


Барлык конкурсантлар да сынауларны уңышлы үттеләр, «Минем педагогик табышым» дигән иҗади эш тәҗрибәсе һәм балалар белән педагогик чара формасында үз эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр.


10 территориаль зонада узган конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри әгъзалары тарафыннан иң күп балл җыйган катнашучыларның рейтингы төзеләчәк. 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсында катнашу мөмкинлеге 20 педагогка гына биреләчәк, ул март аенда Казан шәһәрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса