Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә хәрби эстафета узды

Чара Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында узды.

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында «Патриотик тәрбия айлыгы» кысаларында «Хәрби эстафета» узды, эстафетага запастагы полковник Тазин Павел Владимирович, запастагы полковник, Бөек Ватан сугышы музее җитәкчесе  Еланский Евгений Геннадьевич чакырылган иде.

Студентлар сафта йөрү, автоматны җыю һәм сүтү буенча ярыштылар, отжимание, тартылу, ату, хәрби атамаларны белүдә, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, бәрәңге чистарту һәм төймә тагуда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Чараның ахырында шәхси номинацияләрдә бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса