Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылды

"Русалочка" беренче балаларны көтә.

Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылды. Аны Урсала микрорайонында төзеделәр.

Бикчурин урамы, 33 адресы буенча урнашкан 16-нчы номерлы «Русалочка» балалар бакчасы «Демография» милли проекты буенча барлыкка килде. Ул 140 урынга исәпләнгән.

Бинаны кыска вакыт эчендә торгызганнар. Төзү-монтаж эшләре бер ел элек башланган иде,  тиздән аның стеналарында балалар көлүе яңгыраячак.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Ул бюджеттан 180 миллион сумнан артык акча тотылган проектны югары бәяләде.

- Бик яхшы инициатива. Балалар бакчасы уңайлы һәм заманча килеп чыкты. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү өчен барлык нәрсә дә бар: уен зонасы, йокы бүлмәсе, азык – төлек блогы, - диде Фәрит Хәйруллович.

Мин балалар бакчасын  бәяләдем инде. Чыннан да шуны раслый алам: бүгенге көндә бу иң заманча балалар бакчасы, – диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

«Русалочка» балалар бакчасы мөдире итеп Елена Инзерова билгеләнде. Аның сүзләренә караганда, яңа учреждение торак пунктта яшәүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен менә дигән бүләк булды.

Яңа елда Урсала микрорайонында мәгариф өлкәсенә кагылышлы уңай үзгәрешләр булды. Үз исемемнән һәм хезмәттәшләрем исеменнән югары дәрәҗәдә җиһазландырылган искиткеч балалар бакчасы өчен рәхмәт белдерәм, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты педагог.

Моннан тыш, ул үз эшләрен башкарып кына калмыйча, теләкләренә колак салган, нәрсә дә булса өстәү яки яңадан эшләү үтенече белән мөрәҗәгатьләрне кабул иткән төзүчеләргә дә рәхмәт белдерде.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса