Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 750 яшүсмер «Нефть кухнясы» проектында катнашты

Чара урта сыйныф укучыларына авыр фәннең кызыклы булуын күрсәтә.

17 гыйнварда "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә гадәти булмаган дәресләр башланып китте. Алар ике атна дәвам итәчәк.

Проект «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла, аның өчен мәгариф экосистемасын үстерү – эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе.

Безнең бурыч-Татарстанда яшәүче балаларга яңа белемнәр алу һәм төрле яктан үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудыру. Аларның туган җирендә дә дөнья дәрәҗәсендәге белем алу мөмкинлеге булуы мөһим. Хәйрия фондының һәм «Нефть кухнясы» ның уртак эше – моның ачык мисалы. Без аны 4 ел дәвамында алып барабыз, һәм бу чорда без яшүсмерләр һәм укытучылар өчен тугыз уникаль проект эшли алдык, – дип ассызыклады "Татнефть" хәйрия фонды директоры Ренат Мамин.

 Мәсәлән, нефть химиясе дәресләрендә балалар теге яки бу полимер продуктның ничек барлыкка килүен генә түгел, аның киләчәк язмышы, эшкәртү һәм аннан файдалану турында да беләчәкләр. Ренат Мамин фикеренчә, мондый алым дөньяның тулы бер картинасын төзергә һәм укучыларга аның белән булган барлык эшләр өчен дә җаваплылык хисе тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Проект кысаларында барлыгы 30 мастер-класс үткәрү планлаштырыла. Һәр чарада балалар белән тулы бер команда эшли. Аңа тренер – профессионаллар, инженер конкурслары һәм олимпиадаларында җиңүчеләр керә. 

Дәресләр берничә блоктан тора. Башта укучыларга уен формасында полимерларның молекулалары ничек синтезлана, алар кайда кулланыла һәм аларны ничек экологик яктан эшкәртеп булуын сөйлиләр. Аннары укучылар үз куллары белән пенопластлы шарлар һәм теш чистарткычлардан (этаннан алып полиэтиленга кадәр) молекулалар макетларын төзиләр. Моннан тыш, алар фәнни тикшеренүләр үткәрәләр: полимерлар эзлиләр.

«Нефть кухнясы» ннан мастер-класслар 28 гыйнварда тәмамланачак. Әмма бу команданың нефтеградка соңгы визиты түгел. Алар яңа методикалар белән кайтырга вәгъдә итәләр, ә проектның географиясен киңәйтергә ниятлиләр – тиздән Татарстанның тагын алты шәһәрендә яшәүче үсмерләр кызыклы дәресләр турында беләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса