Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңел җылым - балаларга!

Инде үзем әни булгангамы, әллә балаларым әлегә кечкенә булганга, миңа бар нәрсә бары тик әниләр тирәсендә генә әйләнә кебек.

Ә бит ныклап уйлап карасаң, чынлап та шулай. Дөньяда әниләр булганга күрә генә кешелек тә бар. «Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кире кайтара алмассың», дигән халкыбыз, чөнки аналар - кешелек тоткасы.

28 ноябрь - Әниләр көне. Әлеге көннең кышның зәмһәрир салкыннары алдыннан билгеләп үтелүе дә юкка түгелдер. Әниләр йөрәгеннән чыккан җылы бар дөньяны җылыта! Салкын кышлар аша ул безне ямьле язга озата. Яздан соң чәчәкле җәй айлары каршы ала. Җәйне моңсу көзләр алыштыра. Ә мәңге тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез ана мәхәббәте, йөрәк җылысы безне гомер буе озата бара.

Укытучы мәктәптә икенче әнигә әверелә: әле балалар бакчасыннан чак аерылып, мәктәп бусагасын атлап кергәннән соң, балаларның күп вакыты мәктәптә үтә бит. Әнисә Хәниф кызы Хәсәншина белән егерме елга якын бер коллективта эшлибез. Үзенең сабырлыгы, эчкерсезлеге, бар кешегә дә тигез каравы белән күңелгә якын ул. Матур табигатьле Мөслим районы Елгабаш авылында туып-үскән Әнисә апа укучыларының да, аларның әти-әниләренең дә ихтирамын казанып, җаны-тәне белән бирелеп, хезмәтенең тәмен тоеп эшли. Гаиләсендә бер ул, бер кызга гомер бүләк итеп, аларга матур тәрбия бирергә өлгергән үрнәк әни дә әле ул. Инде бүген оныклар белән мәш килә. «Бала баласы балдан татлы», диләр, күңел җылысын аларга да өләшә.

Әниләр көне уңаеннан тәҗрибәле остазыбыз белән хезмәте, бала тәрбияләү, эш сәгате чикләнмәгән укытучы һөнәрен сайлаган яшь әниләр турында сөйләштек.

- Әнисә Хәнифовна, инде 40 елдан артык гомерегез балалар арасында узган. Бүгенге белән үткән чорлардагы укытучы хезмәте арасында аерма бармы?

- Элек укучы өчен чын мәгълүмат чыганагы булып китап һәм укытучы торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларына җавапны интернет челтәре аша таба ала. Бу, үз чиратында, укытучыга искиткеч зур таләпләр куя. Укытучы да заманга яраклаша белергә тиеш. Элек без акбур белән такта янында дәрес бирә алсак, замана баласына хәзер бу гына җитми. Кырык елга якын эшләү дәверендә булган үзгәрешләрне язып кына бетерерлек түгел. Ләкин ни генә булмасын, укыту-тәрбия процессының асылы шул ук кала дияр идем мин: заманга яраклы чын кеше тәрбияләү. 20 нче гасырда шул гасырга яраклы кеше тәрбияләдек, ә хәзер инде бөтенләй башка.

- Гимназиядә балаларның яраткан укытучы апалары булсагыз, өйдә сез улыгыз Илдар һәм кызыгыз Ләйсәннең кадерле әнисе. Аларга вакытыгыз кала идеме? Кечкенә вакытта әни ярдәме, аның янда булуы аеруча да кирәк. Эшегезгә бәйле рәвештә аларның сезгә үпкәләгән чаклары булдымы?

- Укытучы кеше таләпчән булырга тиеш дип уйлыйм мин. Күрәсең, канга сеңгән бу гадәт өйдә балаларым белән аралашканда да чагылыш тапкандыр. Кызыма, улыма карыйм да, «бигрәк таләпчән болар гаиләдә», дип куям. Укучыларыма таләпчән булган кебек, өйдә үз балаларыма да артык кырыс булмадым микән дигән уй килә кайчак. Сайлаган һөнәремнең авырлыгын, җаваплылыгын, сабырлык һәм бик күп вакыт, гаиләгә дә кирәкле вакытны таләп итүен бала чактан күреп, белеп үстем, чөнки әнием укытучы иде. Көн саен күреп торсам да, бер өйдә яшәсәм дә, бергә йокласам да, бик сагына идем әниемне, чөнки аның безнең белән иркенләп аралашырга вакыты калмый иде. Үзем дә үткән тормышыма әйләнеп карыйм да, минем дә балаларым шулай мине сагынып яшәмәделәрме икән дигән уй йөрәгемне телеп ала. Оныкларым белән ничек аралашуымны күреп торган кызым әйтеп куймасынмы беркөнне: «И әни, - ди, - безнең белән дә шулай шөгыльләнгән булсаң, кем булыр идек икән без?!» Уйга калдым шул сүзләрдән соң: чыннан да, «әни, булыш әле», дип, ярдәм сорап килгәндә, кире борган чакларым күп булды ахры. «Дәфтәр тикшерәсе бар бит, кызым, дәрес планнары төзисе бар, дәрескә әзерләнәсе бар, үзегез карагыз инде үзегезнең эшегезне», - дия идем күпчелек. Дөресен әйтергә кирәк: балаларымны тәрбияләргә вакыт та калмый иде. Укытучы ул һәрвакыт халык арасында, күз уңында, һәрвакыт үзен кысаларда тотарга тиеш. Укытучы - һәркем өчен үрнәк. Менә шулай үз үрнәгебездә тәрбияләнде инде балаларыбыз да. Йөзгә кызыллык китергәннәре булмады, аллага шөкер.

- Хәзер инде улыгыз да, кызыгыз да тормышта үз урыннарын табып, матур гына яшиләр, оныклар белән мәш киләсез. Бала тәрбияләгәндә нинди хаталар җибәрәбез, тәҗрибәле әни кеше буларак, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк дип саныйсыз?

- Иң зур ялгышлыкны балага бар нәрсәне рөхсәт итүче ата-ана ясый дияр идем. Мәктәпкә килгәч, мондый балага гомуми таләпләргә буйсыну бик авырга туры килә, чөнки ул гаиләдә үзенекен эшләп өйрәнгән. Каршылык килеп туа. Нәтиҗәдә, баланың психикасына зыян килә. Икенче ялгышыбыз - балага сукырларча табыну, чамадан тыш иркәләү. Балам кимсенмәсен дип, ни сораса, шуны алып бирәбез - бик нык ялгышабыз. Чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчасының кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин бу бала. Тагын бер ялгышыбыз: тәпи йөри башламас борын телефон тоттырабыз. Кечкенә сабыйның рухи дөньясында эстетик һәм әхлакый кыйммәтләр тудыручы чыганак телефон түгел, ә әдәби китап-лар, җыр, музыка булса, шушы бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр барлыкка килсә, әхлак тәрбияләнә дияр идем. Хәзер без укымый торган буын белән очраштык. Балада китапка карата уңай караш тәрбияләү - әти-әнинең бурычы. Тагын бер хатабыз боларның барысына да хезмәт тәрбиясенең җитешеп бетмәведер дип уйлыйм.

- Әнисә Хәнифовна, бүгенге заманда бала үстерүче укытучы яшь әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез.

- Күпме балага җан җылысы, ярату, белем, тәрбия бирәбез, ә үз балабызга кеше балаларына биргән игътибарны күрсәтә алабызмы соң? Укытучы яшь әниләргә безнең ялгышларны кабатламагыз, үз балаларыгызга да калдырыгыз ул күңел җылысын, бар ресурсларны эштә бетереп кайтмагыз дияр идем. Укучылар мәктәпне тәмамлый да күздән югала. Алардан килеп ирешкән матур хәбәрләр күңелне сөендерә, билгеле. Ә бит үз балаң гомер буе синең белән. Аның уңышлары да, тормыш юлында очраган киртәләре дә синеке. Аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә синеке. Аның ялгышы да, язмышы да синең белән бергә үрелеп бара. Шуңа күрә «әни!» диеп, күзләрен мөлдерәтеп килгән сабыеңа, үтенечен кире какмыйча, җаен табып, күңел җылысын бирегез дияр идем. Соңыннан үкенерлек булмасын.

 

Айсылу Галиева Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса