Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

5 нче гимназиядә башлангыч мәктәп укучылары тәмле ашый

Журналистлар төшке ашка 5 нче гимназиягә барып, башлангыч мәктәп укучыларын тәмле ашатуларына инанып кайттылар.

Дәүләт Думасы кабул иткән закон нигезендә 1 сентябрьдән башлап 1 нчедән 4 нче сыйныфка кадәрге барлык укучыларга бушлай кайнар төшке аш каралган.

Яңалыкны кешеләр уңай кабул итте дисәң дә була. Тик кайбер ата-аналар гына моңа шикләнеп карады: янәсе, бушлай сыр капкында гына була, һәм мондый сыйның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булачагы әлегә билгесез. Без, «Ышануын ышан, әмма тикшер» дигән әйтемгә ияреп, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә ниләр кергәнне шәхсән тикшерү өчен Әлмәт мәктәпләренең берсенә юл тоттык.

5 нче гимназия директоры Венера Баһаветдинова безне уку йортына керү юлында каршы алды. Шунда ук битлек һәм бахиллар киюебезне сорадылар, температураны үлчәделәр - мәктәптә санитар-эпидемиологик нормалар катгый үтәлә. Моннан тыш, безгә кулларны эшкәртергә тәкъдим иттеләр: холлда әлеге максатлар өчен контактсыз аппарат урнаштырылган. Бинада мондый дезинфекторлар берничә. Тагын берсе – мәктәп ашханәсендә. Тиешле санитар процедураларны узганнан соң Венера Атласовна безне шунда озатты.

- Безнең мәктәптә 620 укучы исәпләнә. Шуларның 300 е башлангыч сыйныфларда укый. Барысы да бушлай кайнар ризык һәм эчемлек белән тәэмин ителә, - дип сөйли гимназия директоры.

Балалар ашарга махсус график буенча керә – ул һәр сыйныф өчен аерым эшләнгән. Ашханә бинасы зур түгел, шуңа күрә биредә социаль дистанцияне саклау өчен бер үк вакытта ике сыйныфтан да артык бала була алмый: өстәлләр бер сыйныф укучылары башка сыйныфныкылар белән буталмаслык итеп урнаштырылган. Ашханәгә сыйныфлар чиратлап керә. Һәр бала ашар алдыннан кулларын сабын белән юа һәм дезинфекцияләү эремәсе белән эшкәртә. Төшке ашка сабыйларга 15 әр минут вакыт бирелә.

Без бирегә иртәнге тугызынчы яртыларда килдек. Бу вакытта ике башлангыч сыйныф укучылары инде ашап утыра иде. Безне каршы алган ашханә хезмәткәрләре тиеш булганча, битлек һәм перчаткаларда эшлиләр. Алар безне өстәл янына дәште һәм башлангыч сыйныф укучыларына бушлай бирә торган иң кайнар ризыкларның берсен татып карарга тәкъдим итте. Бу көнне менюда тавык ите белән томалап пешерелгән бәрәңге, кыяр, ипи, алма һәм какао иде. Сыйны татып карадык, ризыкның өйдәге кебек тәмле итеп әзерләнгәнен әйтә алабыз. Порцияләре кечкенә түгел: хәтта без, өлкәннәргә дә тамак туйдыру өчен җитәрлек иде.

1-4 нче сыйныф укучылары өчен ике атналык меню Роспотребнадзорның барлык рекомендацияләрен истә тотып эшләнгән. Гимназиягә ул мәгариф идарәсе тарафыннан бирелә. Меню балансланган. Ашамлыктагы витаминнар, микроэлементлар һәм компонентлар баланың энергиягә, биологик һәм азык-төлек матдәләренә булган ихтыяҗын тулысынча капларга, физик һәм интеллектуаль яктан нормаль үсешен тәэмин итәргә тиеш.

- Тәкъдим ителгән менюдан читкә тайпылмыйбыз, укучыларның сәламәт туклануын тәэмин итәргә тырышабыз. Бер ризык та кыздырылган түгел, барысы да пешкән, яки томалап пешерелгән, - дип шәрехләде директор.

Бертөрлелек булмау туклануда мөһим шарт булып тора: 12 көннең һәрберсендә балаларны төрледән-төрле ризык белән сыйлыйлар. Исемлектә чи яшелчә, җиләк-җимеш, салатлар күп. Ит продукциясе булу мәҗбүри: сыер һәм тавык итеннән кәтлитләр, кош итеннән жаркое, гуляш, томалап пешерелгән сыер ите, пилмән бирелә. Менюда шулай ук балык та бар: аннан пешекчеләр кәтлит әзерли. Гарнир сыйфатында балаларга карабодай һәм борчак боткасы, макарон, бәрәңге боламыгы, пешкән дөге бирелә. Эчемлекләрдән – какао яки баллы чәй.

Венера Атласовна сүзләренә караганда, ата-аналар бу яңалыкны уңай бәяләгән. Укучылар үзләре дә шатланып туя алмый: барысы да ошый, диләр. Тәлинкәләрнең бушлыгы моңа ачык дәлил булып тора: сабыйлар салып биргәнне ашап бетерә. Саубуллашканда бер кыз безнең белән серен дә уртаклашты. «Әниемнән өйдә дә шундый ук ризыклар әзерләвен сорыйм әле», - диде ул.

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса