Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә көзге каникуллар 1-7 ноябрьдә узачак

Каникул вакытында республиканың барлык муниципаль районнарында да, шул исәптән безнең районда да балалар өчен иминлек, гамәли иҗат, спорт, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган уку-танып белү чаралары оештырылачак.

Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 1-7 ноябрьдә үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Һәр конкрет мәктәптә каникулларның төгәл датасын уку йортында белергә мөмкин», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Каникул вакытында республиканың барлык муниципаль районнарында да балалар өчен иминлек, гамәли иҗат, спорт, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган уку-танып белү чаралары оештырылачак.

Министрлыкта шулай ук алдагы каникулларның сроклары хакында да хәбәр иттеләр. Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башланып, 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Укучылар мәктәпкә 12 гыйнварда барачак. Язын 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәкләр. Моннан тыш, беренче сыйныф укучылары өчен 7-13 февраль көннәрендә өстәмә яллар каралган.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә искәрткәнчә, республика Хөкүмәте ил территориясендә эшләми торган көннәр кертелү аркасында мәктәп каникулларын озайту турындагы мәсьәләне карамый. Агентлык элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәр (ул 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк) турындагы указга кул куйды. Төбәкләргә әлеге көннәрне тагын да иртәрәк гамәлгә кертү яки аларны 7 ноябрьдән соң озайту турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итү хокукы бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса