Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Гуманлы педагогика үзәге» вәкиллеге ачылды

Чара 13 октябрьдә Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре өчен семинар-практикум кысаларында узды.

Әлмәт муниципаль районының «1 нче Лицей-интернат» гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Гуманлы педагогика үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ачылды.


Чара 13 октябрьдә Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре өчен булган семинар-практикум кысаларында узды. Вәкиллекнең җитәкчесе итеп «1 нче Лицей-интернат»  директоры Райнур Хәмидуллин билгеләнде. Теркәлү турындагы таныклыкны «Халыкара гуманлы педагогика үзәге» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе вице-президенты Марина Шишова тапшырды.


- Гуманлы педагогика классик рухи-фәлсәфи, педагогик һәм психологик мирас принципларына һәм идеяләренә нигезләнә, аңа нигез салучылар – Макаренко, Ушинский, Монтессори, Шалва Амонашвили һәм башкалар. Аның нигезендә баланы белем һәм тәрбияләүгә гуманлы-шәхси якын килү ята. Балалар яраталар, тыңлыйлар, аңлыйлар, гармонияле һәм иҗади кешеләр булып үсәләр. Әлеге югары максатка ирешү өчен, Россиядә гуманлы педагогика үзәге 45 төбәк бүлеген берләштерә инде, аларның икесе Казанда һәм Чаллыда урнашкан. Әлмәтнең шәхесне төрле яклап үстерү идеясен алга этәрү өчен тагын бер мәйданчык булуына без бик шат, - дип шәрехли Марина Шишова.


Гуманлы педагогика үзәгенең Әлмәт вәкиллеге Татарстанның көньяк-көнчыгыш мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу һәм үз-үзләрен үстерү өчен семинарлар, конференцияләр һәм башка очрашулары уздыру базасы булачак.

 

 

Фото: ӘлмӘт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса