Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа мәктәп - булачак!

«Алсу» микрорайонында яшәүчеләр яңа мәктәп турында күптәннән хыяллана иде инде.

Җай чыккан саен алар шәһәр җитәкчелегенә уку йортын кайчан төзиячәкләре турындагы сорауны бирделәр.

Ниһаять, аларны ишеттеләр - узган ялларда микрорайонда булачак полилингваль комплекска беренче нигез ташы салынды.

Нефтьчеләр көне уңа-еннан шәһәргә килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәй-миев бу көнне Әлмәттә (шулай ук видеоэлемтә буенча Түбән Камада да) «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы төзелешенә старт бирделәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Адымнар» проекты республикада уңышлы гына тормышка ашырыла, аның кысаларында яңа белем бирү объектлары ачыла. Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда һәм Актанышта полилингваль комплекслар эшли инде. «Әлмәттә һәм Түбән Камада без әлеге мәктәпләрне киләсе елда ук ачачакбыз. Аларда уку өчен бөтен шартлар тудырылачак», - дип ассызыклады Президент. Ул шулай ук «Адымнар»да укытуның заманча методикалары кулланылуын, кайбер эшләнмәләрне алга таба башка мәктәпләргә дә тарату ихтималын җиткерде.

Минтимер Шәймиев «Адымнар» кебек проектның Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырылуына игътибарны юнәлтте. Комплекс концепциясе рус, татар һәм инглиз телләрендә укытуны күздә тота. «Әлеге мәктәпне тәмамлаучылар дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле булачак», - дип ассызыклады ул.

Әлмәттә һәм Түбән Камада яңа күп телле комплекслар 1224 укучыга исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса