Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Каракүз» нәниләрне каршылый

Бинага элекке билгеләнеше кире кайтарылып, балалар бакчасы ачылды.

Тантанада мәртәбәле кунаклар - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм «Фортэкс» ҖЧҖ генераль директоры Рәүф Галләмовлар катнашты.

Әлеге заманча, матур бина 140 сабыйны кабул итүгә исәпләнгән. Балалар өчен җиһазлар матур гына түгел, экологик яктан да ышанычлы, спорт белән шөгыльләнү өчен дә җиһазлар бар. Урамдагы уен зонасы да үзенчәлекле верандалары һәм уен мәй-данчыклары белән үзенә тартып тора. Бакчада йокы, киенү-чишенү, уен һәм буфет бүлмәләре булган 6 төркем бүлмәсе, спорт залы, музыка залы, рәсем студиясе, туган телне өйрәнү кабинеты, педагог-психолог, логопед һәм өстәмә белем бирү юнәлешләре буенча кабинетлар бар. Медицина блогында физиотерапия һәм массаж, күзәтү һәм процедуралар бүлмәләре күздә тотылган.

Кайчандыр балалар бакчасы өчен төзелгән бина «Татнефть» компаниясе карары һәм финанславы исәбенә яңадан үз билгеләнешенә кайтты. Президент эш башкаручы «Фортэкс» ҖЧҖ эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Төзүчеләр эшне сыйфатлы башкарганнар, бернинди дәгъвабыз юк. Балалар да, аларның әти-әниләре дә канәгать булыр дип ышанам», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса