Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясендә катнашты

Муниципалитетның конференц-залында 30дан артык хезмәткәр Ибраһим Сәлаховның  әсәреннән өзек буенча диктант яздылар.

Текстны 1 нче лицей-интернат укытучысы Илһам Хаҗиев укыды.

Акция башланыр алдыннан бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре дәүләт телләрен өйрәнү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен активлаштырдылар.


- Өч ай дәвамында сез онлайн форматта татар теле курслары уздыгыз, сертификатлар алдыгыз. Дәүләт хакимияте органнарында ике телдә эш оештыруга зур игътибар бирәсез. Әлеге акциядә татар телендә диктант язуда үз көчләрегезне сынап карый аласыз, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса