Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылды

Ул "Каракүз" исемен йөртә һәм шул исемдәге сквердан ерак түгел урнашкан.

Озак вакытлар бинада офислар урнашкан булган, әмма «Татнефть» компаниясе ярдәмендә ул балалар бакчасына үзгәртелгән. 


Биредә 140 балага 6 төркем эшләячәк. Алар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, уен һәм буфет бүлмәләре, спорт залы, музыка залы, рәсем студиясе, туган телне өйрәнү кабинеты, педагог-психолог кабинеты, логопед кабинеты, өстәмә белем бирү кабинеты, медицина блогы, физиотерапия кабинеты, массаж кабинеты каралган. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук балалар бакчасын ачу тантанасында катнаштылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бүлмәләрне карадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса