Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт инженерлар лицеенда укучылар арасында "АгроНТИ-2021" IX Бөтенроссия конкурсы финалы уза

Ярышның финалына  Әлмәткә 180 катнашучы килде.

Башкортстаннан, Самара һәм Саратов өлкәләреннән, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан сайлап алу турларында җиңгән  катнашучылар Әлмәткә җыелды.


Конкурсның финал этабы Әлмәттә яңа инженер лицее – «Татнефть» компаниясе акчасына төзелгән һәм бер ел элек ишекләрен ачкан заманча мәктәп мәйданчыгында уза. Белем бирү учреждениеләре архитектурасында иң яңа дөнья тенденцияләре нигезендә проектланган дүрт катлы бина 885 укучыга исәпләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, яшь уйлап табучылар белән аралашу өчен, ярышларга килделәр.

Чарага Россия галиме, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең Күзәтчелек советы әгъзасы Иван Бортник та килде.

Укучылар кызыклы проектлары турында сөйлиләр. Кунакларны аеруча авыл хуҗалыгы тармагындагы заманча проектлар кызыксындырды.

Кванториумның яшь белгечләре теплица һәм агророботлар эшчәнлеге белән таныштырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Иван Бортник фестивальне ачтылар, талантлы балаларга уңышлар теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса