Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда ата-аналар беренче сентябрь линейкаларына килә алачак

Һадиуллин яңа уку елында мәктәпләрдә барлык санитар-эпидемиология нормаларының да үтәләчәген әйтте.

Татарстанда укучыларның ата-аналары 1 сентябрьдә бәйрәм линейкаларына килә алачак. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шул турыда аңлатты.

«Без линейкаларны үткәрергә тиеш. Ата-аналар да килә, чикләүләр юк, әмма без аларны прививка ясатырга чакырабыз. Балалар һәм укытучыларның иминлеген кайгырту өчен, министрлык җитәкчелеге тарафыннан да шундый үтенеч бар», — диде мәгариф һәм фән министры.

Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тиешле рөхсәте булмый торып, массакүләм чаралар үткәрү мөмкин түгел. «Линейкаларга да бөтен сыйныфлар җыелмады — IX, XI һәм I класслар гына бар иде. Шул ук принцип буенча ачык мәйданчыкта барлык таләпләрне дә үтәп яңа уку елын башлап җибәрәчәкбез», — диде  ул.

Һадиуллин яңа уку елында мәктәпләрдә барлык санитар-эпидемиология нормаларының да үтәләчәген әйтте. «Бездә 1 сентябрьдә мәктәпләрне ябу, дистанцион укуга күчүгә бәйле планнар юк. Хәтта иң катлаулы вакытта да без мәктәпләрне япмадык, дәресләрдә эпидемиологик таләпләр үтәлде. Мәктәпләрдә бер сыйныф белән икенче сыйныф укучылары очрашмады, көн саен термометрия үткәрелде. Бездә бу процесс җайга салынган», — дип искәртте ул. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса