Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе башка форматта узачак

Быел аз тәэмин ителгән Әлмәт укучыларына бер үк төрле портфельләр бирмәячәкләр, ә һәркемгә чын-чынлап кирәк булган әйберләрне генә бүләк итәчәкләр.

Районның мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның инстаграмындагы туры эфирда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясенең үзгәрүен хәбәр итте. 


Хәзер Әлмәттә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү персональ булачак. Быел балаларга  бер үк портфель  сатып алмаячаклар, ә һәркайсына чын-чынлап кирәк булган әйберләрне генә бүләк итәчәкләр.


112 беренче сыйныф укучысына һәм 2-9 сыйныфта укучы 290 балага теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен Вместешколу.рф порталына керергә һәм Ирина Павловскаяның электрон почтасына җибәрелергә тиешле мәгълүматларны калдырырга кирәк. Хәйриячегә бер бала беркетеләчәк, ул аңа шәхсән үзе дә якт яшерен дә ярдәм итә алачак.


Әлмәтнең мәгариф идарәсе башлыгы шулай ук 1 сентябрьдә мәктәпләрдә саф һавада традицион линейкалар узачагын хәбәр итте. Уку дистанцион булмаячак, гадәти режимда оештырылачак, әмма кабинет системасы буенча, ягъни кабинеттан кабинетка күчеп йөрү булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса