Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елына әзерләнәбез

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Әти-әниләрне бүгенге көндә ике мөһим сорау борчый: балалар коронавирустан вакциналаштыру узачакмы һәм мәктәп укучыларын кабаттан дистанцион укытуга күчермәсләрме?

Бу сорауларга беркем дә төгәл җавап бирә алмый әлегә. Шулай да Россия хакимияте илдә яки аерым төбәкләрдә эпидемиологик торыш катлаулана калса, мәктәпләрне кабаттан дистанцион рәвештә белем бирү сис-темасына күчерергә әзер булуын белдерде инде.

Шул рәвешле барлык белем бирү учреждениеләрендә дә укучыларны тиешле җиһазлар белән тәэмин итү каралган. БДИ тапшырачак өлкән сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда өстәмә консультацияләр оештыру да планга кертел-гән.

- Әлегә укучыларны дис-тантка күчерү турында сүз бармый. Бар да былтыргыча кала. 1 сентябрьдән балалар мәктәпләргә йөреп белем ала башлаячак. Шуңа күрә дә мәгариф учреждениеләрендә ковидка каршы чараларның үтәлешен тикшерү дәвам итә. Гадәттәгечә, мәктәпләрне махсус комиссия кабул итә. Уку-укыту системасында быел яңалыклар да шактый күп. Шуларны гамәлгә кертү өстендә эшлибез. Укучыларны ковидтан вакциналаштыру мәсьәләсенә килгәндә, бу хакта бернинди дә боерык алынмады. Бар да элеккечә кала. Көндәлек «иртәнге фильтр» уздырылып, балаларның тән температурасын үлчәү үткәреләчәк. Дезинфекция чаралары һәр мәктәптә җитәрлек. Сыйныф бүлмәләрен җыештырып, сөртеп, бүлмәләрне җилләтеп зарарсызландыру оештырылачак. Укучыларның сәламәтлекләре тәүлек дәвамында контрольдә булачак. Ә менә балалар белән тыгыз элемтәдә бул-ган барлык хезмәткәрләр, укытучыларыбыз прививка ясатуларын дәвам итә. Гомумән, мәктәпләр әзер. Кадрлар белән тәэмин ителеш тә канәгатьләнерлек. Тиздән традицион август киңәшмәсе узачак, кайбер сорауларга ачыклык шунда кертеләчәк, - дип аңлатма бирде мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ландыш Нәҗипова.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, быелгы уку елы, башкаларыннан аермалы буларак, әти-әниләр өчен шатлыклы вакыйга белән башланып китә. Узган атнадан башлап Пенсия фонды мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады. 10000 сум күләмендәге бу акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд сум тәшкил итә.

Аналитиклар билгеләве буенча, быел баланы мәк-тәпкә җыю өчен уртача чыгымнар күләме июльнең беренче яртысында 12906 сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 13 процентка артыг-рак. Аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләр өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дә ярдәмгә килә килүен. Шулай тырышып-тырмашып, зур чыгымнар һәм мәшәкатьләр белән башланып киткән уку процессына мәкерле коронавирус кына комачауламасын иде. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар, яңа ачыш-казанышлар, исәнлек теләп каласы килә. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыларга иҗади омтылышлар китерсен иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса