Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Татнефть" Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы базасында кунакчыллык мәктәбе булдырачак

Бу европа дәрәҗәсендәге белем бирү үзәге булачак, ул ресторан һәм кунакханә бизнесы өчен белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән, кунакчыллык индустриясе өчен Швейцария Эталон компетенцияләре системасына нигезләнгән.

Укытуга Швейцариядән халыкара дәрәҗәдәге кунакчыллык өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр җәлеп ителәчәк. Укыту "Пешекче һәм кондитер эше" һәм "Кунакханә эше" белгечлекләрендә башкарылачак.

"Татнефть"  ярдәме белән тулай торакта һәм уку корпусларында капиталь ремонт үткәреләчәк, уку аудиторияләрен һәм лабораторияләрне World Skills стандартлары буенча заманча җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта эскиз проектларын эшләү бара. Бүгенге көндә техникум  "Кунакханә эше" һәм "Пешекчелек һәм кондитер эше" белгечлекләре буенча абитуриентларны кабул итә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса